Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ватан сакчылары! Без сезнең белән горурланабыз!

Биектау районында Җиңү Парады үткәрелде. Бәйрәм чаралары районның Үзәк скверында узды. Танатанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм һәлак булган Советлар Союзы Геройларының туганнары чакырылды. Хәрби техника йөрешен күзәтергә, бәйрәм концертына һәм районның иң яхшы үзешчән артистларының чыгышларына хозурланырга меңләгән биектаулы һәм район кунаклары җыелды.

Бер минут тынлык белән биектаулылар күп еллар элек Туган илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәрне искә алдылар. Биектау җире Туган илгә җиде Советлар Союзы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое бирде. Парадыбыз шуларга багышлана. Һәр геройның үз тарихы бар.

Николай Липатов 1944 нче елда көрәш барышында һәлак булган. Польшада җирләнгән. Ул батальонның бөтен составыннан бердәнбер исән калган сугышчы, барлык снарядларны ыргытып бетергәннән соң, дошман пулеметына гәүдәсе белән каплана. Советлар Союзы Герое исеме аңа үлгәннән соң бирелә.

Биектау районына Җиңү парадына Советлар Союзы Герое Георгий Яшинның туганнан туган энесе Аркадий килгән. Аркадий Беляев бу юлы абыйсы Геннадий белән иде.

- Әлеге бәйрәм - безнең гаилә өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, күз яшьле бәйрәм. Георгий Яшин - безнең абый, әнинең туганы. Безнең өчен ул - иң кадерлесе, - диделәр Советлар Союзы Герое Георгий Яшинның туганнан туган энеләре Геннадий белән Аркадий Беляевлар.

Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы ветераннары бу юлы бик аз. Биектау районында алар нибары җиде кеше калды. Күпчелегенең сәламәтлеге аларга Җиңү Парадына килү мөмкинлеге бирмәгән. Әмма ветераннарның озакка сузылган 3 ел да 10 айда күрсәткән батырлыклары һәркемнең күңел түрендә саклана. Бүген беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Реклама

- Б ө ек Ват ан сугышында катнашучыларның батырлыклары безнең күңелләрдә, урам атамаларында, мәктәп музейларында һәм мемориалларда мәңгегә саклана, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

СССР халыклары мең ярым көн һәм төн дәвамында Җиңү көнен якынайталар. Районнан фронтка 16 мең кешене озатканнар. Тагын күпмесе тылда хезмәт итәргә, үз хезмәте белән Туган илгә булышырга шушында калган. Бөтен көчеңне куеп, тиргә батып, кан-яшь түгеп эшләү, әлбәттә, зур батырлык. Тыл хезмәтчәннәре дә Парадның төп кунаклары булдылар.

Митинг Җиңү Парады белән тоташып китте. Бәйрәм программасы бик җентекләп уйланылган. Яшь кызлар һәм егетләрнең күңелләре күтәренке, алар әлегә берни дә сизмиләр. Әмма көтмәгәндә Левитан тавышы яңгырый. Яшьләрнең йөзләрендәге елмаю аптырау һәм курку хисләре белән алышына. Туганнарны фронтка озатыр чак җитә. Сугыш күренешләрен, бәхеткә, хәзер бары тик нәфис фильмнарда яки Парадта гына күрергә мөмкин. Дошман җиңелә. Җиңү безнең якта.

“Ура” кычкырган тавышларга һәм сугыш чоры җырлары яңгырап торганда техника үзенең хәрәкәтен Үзәк сквер мәйданы буйлап башлады. 50 берәмлек хәрби техника һәм район оешмалары, предприятиеләрендә эшләүчеләрдән меңнән артык кеше. Мондый йөреш ел саен уздырыла торган парадны күзәтүчеләр өчен таныш күренеш. Әмма ул көннең иң истә кала торган күренешләреннән берсе. Бөек Ватан сугышында көрәшкән Биектау Геройлары батырлыгына багышланган Парад нәкъ менә шуның белән тәмамланды да. Берәү дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев