Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган якшәмбедә биектаулылар өчен ярминкә гөрләде

Биектау авылында авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ел да уздырыла торган ярминкә оештырылды. Кайбер сәүдә нокталары янында тезелгән озын-озын чиратлар мондый сатуны оештыруга ихтыяҗның зур булуын сүзсез дә аңлата. Биектаулылар көзге ярминкәләрне ел да көтеп алалар, чөнки бу кирәкле бөтен нәрсәне берьюлы һәм бер урында алу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Ярминкәләр азык-төлеккә бәяләрне йөгәнләргә дә ярдәм итә һәм республика халкын авыл хуҗалыгы продуктлары һәм көндәлек кирәкле азык-төлек белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә.

“Биектау” спорт комплексы янында мондый ыгы-зыгыны спорт ярышлары уздырган вакытта гына күрергә була. Ә менә якшәмбе көнне биредә ярышның башка төре өстенлек итте - халык бәрәңгене, ашлыкны һәм итне чират торып алды. Килограммлап кына алудан файда юк, гадәттә ярминкәдә товарны капчыклап алалар. Монысында инде берни әйтә алмыйсың - кем беренче булып өлгергән, шул товарлы да булган. -

Сәүдә рәтләреннән уздым, бөтенесен күзәтеп чыктым. Бәяләр куркырлык түгел, ярминкәне бик яхшы оештырганнар. Мин менә бәрәңге, ит сатып алдым. Итне рәхәтләнеп сайлап алырлык иде, итнең бик шәбе эләкте миңа. Бәрәңгесе дә әйбәт. Мондый ярминкәләрне ешрак, һәр шимбәдә уздырсыннар иде, - дип үз фикерен белдерде ярминкәгә килгән Энвер Ваниев.

Биектау авылында быел ярминкәләр тагын уздырылыр, дип көтелми, әлбәттә, әмма Биектауда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен шулай да күрергә була. Аны шимбә көннәрендә декабрьгә кадәр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы базарыннан алырга мөмкин булачак.

Сәүдә нокталары өчен җаваплы кешеләр бәяләрнең артуын кире какмыйлар, әмма халык барыбер ала, диләр. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки ярминкә - товарларны мөмкин кадәр түбәнрәк бәядән алу өчен бердәнбер мөмкинлек.

Төп максатлары бәрәңге алу булучылардан озын чират тезелү моңа аермачык мисал булды. Алып килгән 20 тонна бәрәңге күз ачып йомган арада - бер-ике сәгатьтә сатылып та бетте. Суган, кәбестә һәм ашлыкны да шулай ук бик тиз алып бетерделәр.

- Ярминкә гөрләп узды. Алып килгән товарның барысын да диярлек бик тиз сатып бетердек. 3,5 тонна алып килгән идек, сатып алучылар бик канәгать калдылар, - диде “Әсән” хуҗалыгының хезмәтне саклау инженеры Наталья Галимҗанова.

Быел ярминкәгә бик җитди әзерләнгәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсендә менә шундый бәя бирделәр. Алып килгән продукциянең күләменә уңышны урып-җыюның түбән темпта булуы йогынты ясавын билгеләп үттеләр. Әмма ярминкәне барыбер кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итә алганнар. Сатып алган товарлары белән пенсионерларны өйләренә тиз генә кайтарып кую өчен өлкән кешеләргә социаль такси да чакыртканнар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев