Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган ел катлаулы, әмма бик нәтиҗәле булды

2020 нче ел гаять катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да булды. Биектау районында ул юбилей даталарын билгеләп үтү, үзгәрешләр һәм ныклы адымнар белән алга таба үсеш билгесе белән узды. Сайлаулар, үзара салым буенча референдумнар, инфраструктураның актив үсүе - вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына тордылар.

Елның иң мөһим сәяси вакыйгасы, әлбәттә, Татарстан Президентын сайлау булды. 11-13 нче сентябрь көннәрендә узган сайлауда барлык сайлаучыларның 78 проценттан күбрәге катнашты, Татарстан Республикасының гамәлдәге Президенты өчен барлык сайлаучыларның 83 проценттан күбрәге тавыш бирде.

Биектау районында яшәүчеләр гадәттәгечә үзләренең гражданлык позициясен актив чагылдырдылар. Безнең район участокларында сайлаучыларның 90 проценттан күбрәге тавыш бирде. Биектаулылар республиканың күпчелек халкы кебек тавыш бирде. Төбәкнең гамәлдәге Башлыгы Биектау районында 88 проценттан күбрәк тавыш җыйды.

Үзара салым программасында катнашу өчен тавыш бирү референдум кысаларында түгел, гражданнар җыеннарында узды. Шунысы игътибарга лаек, һәр кешедән алына торган сумма күпчелек авыл җирлекләрендә артты. Кешеләрнең проблемаларны шушында һәм хәзер хәл итү теләге артты. Мәсәлән, Әлдермеш авыл җирлегендә яңа суүткәргеч төзеп кую һәм яктырту кебек мөһим мәсьәләләрне дә, шулай ук уңайлы шартлар тудыруны да хәл иттеләр. Әлдермештә үзләренең ял паркы һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Шушындый үзгәрешләр яхшырту теләген көчәйтте һәм хәзер 300 сум урынына 500әр сум җыячаклар.

Чикләү чаралары районда юбилей даталарын бәйрәм итүне туктатмады, аларны уздыру формасын гына үзгәртте. Быел республиканың 100 еллыгына чыгарылган истәлекле билгеләр юбилярларга да тапшырылды. Гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча зур игътибар бирелде. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәрвакыт аларны шәхсән үзе котларга тырыша.

Ватан сакчылары көне һәм 9 Май җиңү көне хөрмәтенә Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Аларның һәркайсына “Җиңүнең 75 еллыгы” һәм “ТАССР оешуга 100 ел” медальләрен тапшырдылар. Яшь һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен истә тотып, медальләр ветераннарның үзләре өчен уңайлы шартларда тапшырылды.

Республика тарихындагы юбилей елының әһәмияте турында гражданнар җыеннарында да сүз алып барылды. Халык ярты ел саен Биектау районының авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашып тора. 2020 елда район алдындагы зур казанышлары өчен, бүләкләрдән тыш, “ТАССР оешуга 100 ел” дип аталган истәлекле билге дә тапшырылды.

А л д ы н г ы л а р һ ә м х е з м ә т в е т е р а н н а р ы н ы ң т ы р ы ш л ы г ы җыелышларда гына билгеләп үтелмәде. Юбилей елында тематик чаралар да уздырыла. Андый очрашуларда яшь буын үрнәк алсын өчен өлкәннәрнең казанышлары турында сөйлиләр.

Биектау районының мәдәният хезмәткәрләре юбилей даталарын гадәтләнмәгән шартларда концертларны онлайн трансляцияләп, конкурслар уздырып, район газетасында мәкаләләр бастырып билгеләп үттеләр. 27 нче августта поселокның үзәк скверында Республика көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган концерт булды. Анда районның үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Тантананың төп өлеше Шәпше мәдәният йортында узды. Район Башлыгы чакырылучыларга шәхсән үзе рәхмәт белдерде һәм туган җирләренең үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән мәктәп директорларына, бүлек, оешма, ведомство җитәкчеләренә үзләре эшләгән тармакларга караган һәм район бүләкләрен тапшырды.

Очрашуның төп бизәге озак көтелгән, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф җитәкчелегендәге “Галиябану” спектакленең премьерасы булды. Әлеге спектакль татар әдәбиятын яратучыларга яхшы таныш. Бу данлыклы Галиябану тарихы, әмма ул бераз үзгәртелгән генә. Әлеге спектакль чын мюзиклга әверелде. Артистлар сәхнәдә биеделәр, җырладылар һәм сөйләштеләр. Тамашаның төп нигезен мәңгелек тема - беренче мәхәббәт темасы тәшкил итте.

“Галиябану ” спектакле театр коллективларының “Идел-Йорт” төбәкара конкурсында иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үтелде. Анда районның театр коллективы 3 нче урынны алды һәм аңа приз сыйфатында 50 мең сумга сертификат тапшырылды. Үзәк мәдәният йорты спектакльнең видео форматын җибәрде. Аның премьерасы тантаналы даталарны матур итеп йомгаклап куйды.

 

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Республика юбилее хөрмәтенә бүләкләргә Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә лаек булды. Бүләкләү тантанасы гадәттәгечә октябрь башында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә уздырылды. Иң алдынгыларга Мактау грамоталары, премияләр тапшырылды. Әлеге чара шактый катлаулы булган урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелде. Планлаштырылган эшләргә озакка сузылган яңгырлар үзгәрешләр кертте. Әмма шуңа да карамастан, район аграрийлары менә дигән уңыш үстерә алдылар. Тулаем суктырыш 95 мең тоннадан күбрәк тәшкил итте, гектардан уртача уңыш - 30,5 центнер. Әлеге күрсәткечләр 2019 елгылары белән чагыштырганда шактый зуррак. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр республика рейтингында лидерлар унлыгына керделәр. Болар һәммәсе дә ару-талуны белми эшләү нәтиҗәсе. Кыр эшләре төгәлләнү белән үк Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендәге күчмә семинарларда һәр хуҗалыкның әзерлек дәрәҗәсен тәфсилләп, җентекләп тикшерделәр

Язгы кыр эшләренә әзерлек барышында кышын һәм язын кирәк кадәрле - 6 мең тоннадан күбрәк ашлама сатып алынды. Бу чәчү мәйданнарының 1 гектарына 55,5 кг йогынты ясаучы матдә тәшкил итә. 2,5 мең тоннадан артык ташламалы ягулык сатып алынды. Азык хәзерләү дә тиешенчә оештырылды. Май азагыннан кыр хезмәтчәннәре, пандемия булуга карамастан, 12 мең 800 тонна печән, 58 мең тонна сенаж, 31 мең тонна силос әзерли алдылар. Ә бу 1 шартлы баш терлеккә 31 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

Урып-җыюда 64 бөртекле ашлык комбайны, 13 үзйөрешле ургыч катнашты. Өстәмә рәвештә 7 нче тарту классына ия булган энергокуәтле 11 трактор, 5 чәчү комплексы, 1 заманча пневматик чәчкеч, 1 яңа азык әзерләү комбайны, 2 яңа бөртекле ашлык комбайны һәм 9 берәмлек заманча югары җитештерүчән туфрак эшкәртү техникасы сатып алынды.

Район һәм республика җитәкчеләре игенчеләргә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итеп торды. Урып-җыю алдынгыларын премияләр белән кызыксындырдылар, аларның хезмәт шартларын, шулай ук туклану сыйфатын игътибар үзәгендә тоттылар.

 

ТӨЗЕЛЕШ

Инфекциягә бәйле үзгәрешләр булуга карамастан, төзелеш темпы кимемәде. Елның беренче яртысында төзелеш гаять кызу темпта барды. Территорияләрне төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы районда уңышлы тормышка ашырыла. Күпчелек авылларда ишегаллары тәртипкә китерелә. Район шулай ук социаль яктан мөһим объектлар төзелеше буенча федераль программаларда да катнаша. Фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары һәм спорт корылмалары ачыла. 2020 елда Олы Кавалда яңа, заманча клуб ачылды. Сентябрь аенда 340 урынлы “Байгыш” балалар бакчасы да ишекләрен киң ачты. Ә инде Биектау авылында “Инеш” бассейнын файдалануга тапшыру иң зур вакыйгага әверелде. Әлеге яңа спорт корылмасы ачылышына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул башкарылган эшләрнең сыйфатына үз бәясен бирде һәм спортта тагын да зуррак уңышлар теләде. ТАССРга 100 ел скверының беренче чираты тәмамланды, Бөреле җәнлек совхозы поселогында амбулатория төзелә башлады. ”Социаль ипотека” программасы буенча Дөбьяз авылында 8 фатирлы йорт төзелде. Биектау районында 2020 елда 700 километрдан күбрәк юл салынды.

 

МӘГАРИФ

Со ң г ы е л л а рд а б е л е м б и рү учреждениеләрен төзүгә һәм аларга капиталь ремонт ясауга зур игътибар бирелә. 2020 елда Алан-Бәксәр гомуми урта белем, Мәмдәл урта, Учхоз урта мәктәпләренә – өч мәктәпкә ремонт ясалды. Эстачи авылында 220 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкәчә учреждение төзелә башлады. Чернышевка авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешенең проекты әзерләнә, Алат авылында балалар бакчасы белән мәктәп төзү планлаштырыла.

Республика һәм Бөтенроссия грантлары, конкурслары кысаларында мәгълүм нәтиҗәләргә дә ирешелде. 6 укытучы “Безнең яңа укытучы” грантын, 7 методист “Иң яхшы методист” грантын, 5 укытучы “Укытучы-остаз” грантын, 8 укытучы “Укытучы-мастер” грантын, 1 укытучы “Өлкән укытучы” грантын отты. 2020 елда район педагоглары республика һәм төбәк олимпиадаларында 9 тапкыр җиңү яуладылар һәм шулардан 21 кеше призлы урынга лаек булды.

Реклама

 

МЕДИЦИНА

Коронавирус пандемиясенең иң катлаулы чорында без табиб һөнәренең нинди зур әһәмияткә ия булуына тагын бер тапкыр инандык. Һәр эш көне болай да батырлыкка тиң булган хезмәткә үзизоляция һәм хафалы мәгълүматлар чорында күпләрнең мөнәсәбәте үзгәрде. Биектау районында май аенда яңа коронавирус инфекциясе йоктырганнар өчен госпиталь ачылды. Район үзәк хастаханәсендә бер үк вакытта 75 пациент дәваланды. Госпиталь һәрвакытта да тулы көченә эшләде. Бүгенге көндә заманча, сыйфатлы һәм кулай медицина ярдәме күрсәтү өчен Биектау районында кирәкле бөтен нәрсә бар. Соңгы елларда федераль һәм республика максатлы программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау учреждениеләре модернизацияләнде, район авылларында һәм поселокларында фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел саен арта бара.

2020 елда Гәр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеп куелды. Бөреле җәнлек совхозы поселогында гомуми тәҗрибә табибы һәм участок педиатрлары офисы төзелеше тәмамланып килә. Район үзәк хастаханәсе стационарына 2020 елда башлап җибәрелгән ремонт дәвам итә.

2021 елда район үзәк хастаханәсендә сменага 250 кеше кабул итүгә исәпләнгән яңа поликлиника төзү планлаштырыла, анда пациентлар компьютер томографында тикшеренә алачаклар.

Хастаханәнең автопаркы да яңартыла: дәүләт заданиесе буенча барлык җиһазлары белән 4 ашыгыч медицина ярдәме машинасы һәм 2 җиңел машина алынды.

 

МӘДӘНИЯТ

Бер генә күләмле чара да, әлбәттә, мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән башка гына узмады. Районның 85 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елны “Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә” китабының икенче кисәге дөнья күрде. Район китапханәчеләре тиңдәше булмаган тарихи мәгълүмат тупладылар. Китапның төп өлеше район авыллары, бистәләре тарихына багышланган. Мәкаләләрнең кайберләре татар телендә язылган. Китап киң катлам укучыларга, шулай ук тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләргә кызыклы булыр, ул Казан арты тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

 Районның мәдәният учреждениеләре ел саен конкурсларда һәм грант проектларында катнашалар. 2020 елда мәдәният тармагы хезмәткәрләре барлыгы 350 мең сумлык акчалата бүләк алдылар. ТРның Яшьләр эшләре министрлыгыннан балалар һәм яшьләр өчен социаль яктан мөһим проектларны гамәлгә ашыруга ике авыл мәдәният йорты барлыгы 300 мең сумлык грант ярдәме алды. Каенлык авыл мәдәният йорты наркотикларга каршы яшьләр инновация проектларының республика конкурсында җиңеп чыкты.

1 нче октябрьдә Биектау районында модернизацияләнгәннән соң “Мәдәният” милли проекты кысаларында модельле Чернышевка авыл китапханәсе ачылды.

Ел саен районның талантлы яшьләре Бөтенроссия, Халыкара һәм төбәкара һөнәри осталык конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар, лауреат исемнәрен яулыйлар.

 

СПОРТ

Ю б и л е й дат а с ы с п о р т т а да билгеләнмичә калмады. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елны абруйлы ярышларны уздыру урыны итеп нәкъ менә безнең районның сайлануы аеруча зур әһәмияткә ия. Февраль аенда Биектау районы милли көрәш буенча 400 дән артык көрәшчене үзендә кабул итте. Спортның әлеге төрендәге иң дәрәҗәле турнирларның берсендә катнашу өчен бирегә Россиянең бик күп төбәкләреннән батырлар җыелды. ТАССР оешуга 100 ел тулу флагы эстафетасы да елның тагын бер мөһим вакыйгасына әверелде. Ул Россиянең барлык федераль округлары буйлап узды, бәйрәм концертлары кысаларында аңа татарларның миллимәдәни автономияләре теркәлгән ил субъектларының флаглары рәсемнәре төшерелде. Республикада аның сәяхәте 25 нче июньдә Казанда “Мин күк йөзен сайлыйм” бәйрәмендә башланды. Безнең районга флаг Буадан килде. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин флагка Биектау районы эмблемасын төшерде. Флагны кабул итү тагын бер мөһим вакыйгага - Мүлмә авылында мини-футбол яңа спорт мәйданчыгы ачылышына туры килде.

Ул Татарстан шәһәрләре һәм авылларында универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программасы кысаларында төзелде. Ачылыш барышында мактаулы кунаклар спорт мәйданчыгы тасмасын кисеп, мини-футбол турниры уздырдылар.

2020 елда боксчы, спорт мастерлыгына кандидат Максим Ташевцев 2002-2003 елгы үсмерләр арасында бокс буенча ТР Беренчелегендә 1 нче урынны яулады. Биектау районының яшь боксчылары Эдуард Губаев һәм Марсель Сәгыйтов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. 2020 елның 16-17 ноябрендә 2011 елгы үсмерләр командалары арасында минифутбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы узды, анда безнең команда 1 нче урынны алды.

“Биектау” хоккей командасының 2005-2007 елгы спортчылары яшь хоккейчыларның А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубының Бөтенроссия ярышлары Республика этабында беренче урынны алдылар. Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалында А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары мактаулы икенче урынны алдылар һәм аларга 50 мең сумлык сертификат, шулай ук хоккей таяклары тапшырылды.

Яшь фигуристка Сәйдә Закирова өченче сезон рәттән тимераякта фигуралы шуу буенча ТР Беренчелегендә беренче урынны алды, өч сезон рәттән ПФО Беренчелегендә беренче урынны алды һәм тимераякта фигуралы шуу буенча Россия Беренчелеге финалына чыкты. Сәйдә Татарстан Республикасының җыелма командасы составына керә.

2020 елда “Спорт - тормыш нормасы” программасы кысаларында сезон нәтиҗәләре буенча “Биектау” спорт мәктәбе беренче гомумкоманда урыны алды. Моның өчен мәктәпкә ТР Хоккей федерациясе исеменнән 5 млн сум тора торган хоккей юлы бүләк ителде.

Муниципаль программа нигезендә спортның массакүләм төрләрен үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Ел саен Татарстан Республикасы белән беррәттән “Россия чаңгы юлы”, “Милләтләр кроссы”, “Беренче Май эстафетасы”, “ГТО фестивале”, “Физкультурачы көне”, коммерциягә караган һәм бюджет оешмалары арасында спартакиадалар уздырыла. Анда катнашучылар саны ел саен арта бара.

2020 ел безнең хәтерләрдә менә шундый булып сакланыр. Ул вакыйгаларга бай, катлаулы, әмма бик тә нәтиҗәле булды. Тик узган ел тарихка күчте инде. Хәзер без район тормышында яңа, кызыклы битне ачабыз. Район үзәге скверында һәм Биектау авылындагы Зур Кызыл урамында экраннар куелды, анда тематик роликлар күрсәтелә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, районда нинди чаралар һәм конкурслар үткәреләчәге билгеле булды. 2021 ел - Татарстан рухи үсеш, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау бурычларын бергәләп хәл итү өчен берләшәчәк чор.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X