Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучылар!

Илебезнең йөз меңләгән укучысы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Бу истә кала торган зур бәйрәм, мәктәп чоры тәмамланды, дәресләр артта калды, әмма әле ял итәр вакыт җитмәде, алда - чыгарылыш имтиханнары. Егетләр һәм кызлар, белем алуларын дәвам иттерү өчен, уку йортлары сайлыйлар, алда аларны олы тормыш юлы көтә.

Соңгы кыңгырау... Бөтенесе дә минутлап исәпләп куелган гадәтләнгән тормыш агымының төгәлләнүе турында нәкъ менә аның чыңлавы белдерә. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе өчен агымдагы ел аеруча истәлекле - моннан 45 ел элек әлеге уку йортын беренче чыгарылыш сыйныфлар тәмамлаган. Аларның күбесе чын тормыш юлына аяк баскан, җәмгыятьтә үз урыннарын тапканнар, төрле тармакларда уңышлы эшләүче белгечләр булып танылганнар.

Бу юлы соңгы кыңгырау 11”А” һәм 11 “Б” сыйныфларын тәмамлаучылар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Елена Михайлова белән Лариса Тимонина, шулай ук белем алуны көллиятләрдә һәм махсус урта уку йортларында дәвам итәргә теләүче тугызынчы сыйныфлар өчен яңгырады.

Быел 9 сыйныфны тәмамлаучы 78, 11 сыйныфны тәмамлаучы 31 укучы мәктәп белән хушлашачак.

Шушы еллар дәверендә мәктәп егетләргә һәм кызларга бик күп яңа һәм кызыклы вакыйгалар, тойгылар: шатлыккуанычлар, иҗади хезмәтнең нәтиҗәләрен күрү, тугры дуслар, тәүге мәхәббәт һәм җиңүләрҗиңелүләр бүләк итте. Бу көнне мәктәп тәмамлаучылар әтиәниләренең җитәкләп беренче сыйныфка алып килүләрен, тәүге билгеләр алуларын да искә төшерделәр...

Бу көнне игътибар үзәгендә - унберенче сыйныфлар, чәчәкләр һәм алкышлар да нәкъ менә аларга. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең теләкләре белән мәктәп юлына аяк басарга гына җыенучылар, эстафетаны өлкән иптәшләреннән кабул итүче нәниләр дә мөрәҗәгать итте.

Мәктәп тәмамлаучыларны олы тормыш юлына аяк басулары белән Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов котлады.

- Кадерле укучылар, хөрмәтле педагоглар, әти-әниләр! Сезне ихлас күңелдән “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйм. Бүген тормышыгызда иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе - сез туган мәктәбегез белән хушлашасыз. Алда сезне җитди сынау - Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларны ышанычлы итеп, югары баллга тапшыруыгызны телим. Мәктәп елларында туплаган белемегез сезгә тормышта үз урыныгызны табуда ныклы нигез булып торыр, дип ышанам. Сезнең бүгенге көндәге уңышларыгыз - районның иртәгәсе көнне тотрыклы яшәве һәм алга баруының нигезе. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң сезне үз районыбызда көтәбез, чөнки безгә яхшы белгечләр һәм районга карата битараф булмаган кешеләр кирәк. Сез - безнең киләчәгебез, - диде ул.

Педагоглар һәм укучыларның зур, тату гаиләсен Биектауның 2 нче гомуми урта мәктәбе директоры Фаил Фәритович котлады.

- Кадерле мәктәп тәмамлаучылар! Бүген сезнең өчен үзенчәлекле кыңгырау шалтырар, ул моннан алдагыларына охшамаган. Әлеге кыңгырау сезнең өчен балачактан өлкән тормышка аяк басуны аңлата. Максатларыгызга ирешү өчен сезгә кыюлык, үз дигәнегездә нык тору һәм тәвәккәллек телим, - диде Биектауның 2 нче мәктәбе директоры Фаил Абдрахманов.

Мәктәп тәмамлаучылар белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын котладылар. Әтиәниләрнең тату коллективы балалары турында кайгыртканнары, аларны тормышта үз юлын табарлык шәхес итеп үстерү өчен вакытларын да кызганмаулары өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар һәм әти-әниләр өчен мәктәп тәмамлаучылар флешмоб әзерләгәннәр иде

Чыгарылыш сыйныф укучысы җилкәсенә беренче сыйныф укучысын алды, аның кулында - кыңгырау. Бәйрәм тәмам, алда мәктәп тәмамлаучыларны имтиханнар, дулкынланулар һәм яңа җиңүләр көтә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев