Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңышка илтүче кыю адымнар

Басылып чыккан рейтингка өстәмә итеп, республика басмасы халык тавыш бирүен оештырды. Рөстәм Кәлимуллин, көмеш медальне Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев белән бүлешеп, өченче урынга чыкты.

Республикадагы электрон газеталарның берсе хәбәр итүенчә, Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан шәһәрләре һәм районнарының иң абруйлы, сүзе үтүчән 10 җитәкчесе арасына кергән. Әле өстәвенә, моннан алдагы рейтинг белән чагыштырганда, Рөстәм Галиуллович үз позицияләрен тагын да ныгытты. Шуның нәтиҗәсендә Биектау районы Башлыгы шундый югары нәтиҗәләргә ирешә алды.

Бер еллык рейтинг, әмма шулай да моның ирешелгән абруй-дәрәҗә булуы белән килешми мөмкин түгел. Рөстәм Кәлимуллин Биектау районында район Башлыгы булып 10 ел эшли. Районны 2010 нчы елдан бирле белгәннәр аның ул чакта һәм хәзер нинди булуын бик яхшы аңлыйлар. Ул чактагысы һәм хәзергесе бөтенләй икесе ике төрле. Элеккесендә парклар да, спорт комплекслары да, хәтта янәшәсендә әйлән-бәйлән уйнарлык әйбәт чыршы да булмый. Йортлар, мәктәпләр, клублар, спорт мәйданчыкларына карарлык түгел иде. Спортта һәм мәдәнияттә җиңүчеләр арасында биектаулыларның исемнәре күренмәде. Сүз, югыйсә, төрле дәвер турында да бармый. Моннан ун ел элек тә шул ук 21 нче гасыр иде. Дәүләт ярдәме программалары, грантлар һәм конкурслар чоры.

Әмма шулай да электрон газета рейтингына әйләнеп кайтыйк һәм еллык эшкә нәтиҗә ясыйк. Чөнки аны төзегәндә нигез итеп нәкъ менә шул чор алынган. Пандемия әсирлегенә эләккән ел районны төзекләндерүне дәвам итү буенча күздә тотылган зур планнарны юкка чыгара алмады. Быел Олы Кавалда яңа, заманча клуб ачылды, “Байгыш” балалар бакчасы, Биектау авылында “Инеш” бассейны файдалануга тапшырылды.

Спортчыларыбыз да уңышлары белән шатландырып торалар. “Эверест” командасы футбол буенча республика югары лигасы Беренчелеге лидерлары өчлегенә керүне дәгъвалый. Тагын бер уен калды һәм безнең спортчыларның медальләр яулаячагына өмет зур. Республика күләмендәге иң абруйлы “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында яшь талантларның җиңү яулаулары күркәм гадәткә әверелде. “Алтынай” триосы быел Казанда суперфиналга кадәр килеп җитте, ул 2 нче урынны алды. Биектау эстрадасының яшь йолдызчыгы Әдилә Зиннәтуллина 1 нче урынны яулады.

Әле тагын бер нәрсәне искә төшереп үтәбез - хәзер Биектау районында экологик курорт та булачак. Кластер махсус саклана торган 3 табигый территорияне: чип-чиста өч сулыгы белән “Зәңгәр күлләр”не, тыюлыклы Семиозерка урманын һәм Казансу елгасын берләштерә. Ә монысы инде Россия күләмендәге иң алдынгы менеджерлар рейтингына керү дигән сүз.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев