Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңыш сере - эш һәм даими үсеш

Сөт җитештерү Россиядә һәм Татарстанда иң табышлы, шул ук вакытта иң катлаулы юнәлешләрнең берсе булып санала. Бу җитештерүгә куелган күпсанлы шартлар белән бәйле. Биектау районында ун елдан артык “Татарстан” агрофирмасы эшләп килә. Ул республика күләмендә алдынгы сөт җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Мәсәлән, 23 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалык алтынчы урында.

Хуҗалык җитәкчесе Ринат Аббазов фикеренчә, уңыш сере эш һәм даими үсештә. Агрофирмада күптән түгел 800 башка исәпләнгән ике заманча сыер абзары төзегәннәр, биредә даими рәвештә җилләткечләр эшләп тора. Сыерларга рәхәт!

- Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Термометр баганасы 35 градус эссе күрсәтә. Бу - мөгезле эре терлек өчен бик югары, алар мондый эссегә чыдамаска да мөмкин, - ди агрофирма җитәкчесе Ринат Аббазов.

Сыер саву залы да шифаханәгә тиң. Сөтлебикәләрне сауганчы, иң элек душ кертәләр. Көнгә өч тапкыр бу. Залдагы заманча техника ярдәмендә берьюлы 48 сыерны саварга мөмкин. Ә менә аларны ашатуга килгәндә, һәркайсына аерым караш. Сыерларның колакларына беркетелгән чип ярдәмендә махсус машина, сөтлебикәләр тагын да күбрәк сыйфатлы сөт бирсен өчен, кайсы терлеккә нәрсә һәм күпме салырга кирәк икәнен билгели.

- Безнең хуҗалыкта сөт җитештерү ел саен 3,5 - 4 тоннага арта. 2012 елда әлеге күрсәткеч 3 тонна тәшкил итсә, хәзер 22 тоннага якын сөт савабыз. Бездә барлыгы 700 баш савым сыеры бар, - ди Ринат Аббазов.

Хуҗалыкта комбикорм цехы да бар хәзер. Биредә терлекләрне ашату өчен кирәкле булган барлык ашлык эшкәртелә, комбикормны өстәп тә сатып алалар. Нәтиҗәдә сыерларның һәр төркеменә аерым “табын” әзерлиләр. Әйе, сыерларның туклану рационы да төрле. Болар барысы да төп максат - сөтнең сыйфатын һәм күләмен арттыру өчен эшләнә.

“ Т а т а р с т а н ” а г р о ф и р м а с ы терлекчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе дә бар. Алар көн саен үз күрсәткечләрен үзләре үк уздыра.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев