Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ут капса, янгын хәбәрчеләре коткарып калыр

Район җитәкчеләре өлкәннәр турында һәрдаим кайгыртып торалар. Ялгыз яшәүче гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан хәйрия рейд уздырылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр белән берлектә Биектау районының ялгыз яшәүче өлкән кешеләренең өйләренә янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар куйдылар.

Халисә Мәрдәнова Биектау районында 30 елдан бирле яши. Өйдәге эшләрне үзе башкара. Ә инде ярдәмгә зарурлык килеп чыкканда “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә шалтырата. Янгын хәбәрчесен бушлай алырга мөмкин булуы турында да нәкъ менә алардан белгән. Янгынга каршы датчик куярга кирәклеген аңлый ул

. - Янгын турында хәбәр бирә торган җайланма һәр йортта да кирәк. Миңа инде 81 яшь, хәтер шәптән түгел, кайвакыт онытып җибәрүең дә ихтимал. Минем өйдә андый хәбәрче булмавы мине бераз борчый иде. Шундый кирәкле датчикны куйганнары өчен рәхмәт яусын. Ходай кушып, кирәге генә чыкмасын инде, - ди Халисә Мәрдәнова.

Йортларга автоном янгын хәбәрчеләрен кую - янгыннарны булдырмый калу алымнарыннан берсе. Махсус датчик, ут капса, төтенли башласа, каты тавыш чыгарып, куркыныч янавы турында кисәтә. Ул тиешенчә эшләсен өчен ярты елга бер тапкыр батарейкаларын алыштырып торырга гына кирәк.

Реклама

Биектау районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын хәбәрчеләрен кую белән даими шөгыльләнәләр. - Биектау районы территориясендә өлкәннәр һәм күп балалы гаиләләр, ялгыз карт-карчыклар, инвалидлар яши торган 400ләп йортка 1500 дән күбрәк янгын хәбәрчесе урнаштырдык. Мондый эшне без даими алып барабыз, әлеге күрсәткечтә туктап калырга җыенмыйбыз, - дип сөйләде Биектау районы буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Рафаиль Ларин.

Рейдта катнашучылар өлкән-нәргә янгын хәбәрчеләреннән ничек файдаланырга кирәклеген тәфсилләп аңлаттылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү зарурлыгы турында белешмәлекләр тараттылар. Кешеләр өчен янгын куркынычы нигездә төнге чорда килеп чыга. Шушындый эш уздырылу нәтиҗәсендә Биектау районында тагын берничә кеше төнлә тынычлап йоклый алыр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X