Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарны саклау - игътибар үзәгендә

Урман - илебезнең төп байлыкларыннан берсе. Шунлыктан республика җитәкчеләре агачларны кисү һәм ташу кагыйдәләренең җиренә җиткереп үтәлүен һәрчак игътибар үзәгендә тота. Татарстанның урман хуҗалыгына кагылышлы тәртип бозуларга юл куймау максаты белән төрле чаралар уздырылып тора. Мондый вакыйгалардан Биектау районы да читтә калмый. Әле күптән түгел генә агач ташуда намуссыз эш итүчеләрне ачыклау буенча районда рейд үткәрелде.

“Лесовоз” операциясе 5 нче октябрьдә башланып китте һәм ул ай дәвамында уздырылачак. Аның максаты - республикада агач материалын законсыз әзерләү, ташу һәм эшкәртүләргә юл куймау. Дәүләт урман инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә мондый чараларны даими уздырып торалар. Бу мәсьәләдә Биектау районында эшләрнең ничек торуы турында безгә шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе сөйләде.

- Безнең районда күпләп урман кисүләр, әлбәттә, юк. Булсалар да, алар көнкүрешкә кагылышлы. Бу бездә контрольнең шактый җитди булуы белән бәйле, - дип сөйләде Татарстан Республикасының “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-лесничие Илнур Кашафиев.

Рейд барышында агач материалы төягән машиналарны туктатып, документларның чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшерделәр. Зур йөк машиналарының берсенә идарә итүче шофер йөк ташу өчен кирәкле барлык документларны тиешенчә әзерләгән. Шунлыктан аны тиз генә тикшерделәр дә, ул юлын дәвам итте. Әмма йөк ташучылар барысы да үз эшләренә мондый җитди мөнәсәбәттә түгел. Агачларны рөхсәтсез кискәннәргә һәм ташыганнарга шактый зур штрафлар яный.

Реклама

- Бергә теркәп җибәрелә торган документларны тутырмаган яки тулысынча тутырмаган өчен күздә тотылган штрафларның иң кечкенә күләме вазифаи затларга - 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - транспорт чарасын һәм агач материалын конфискацияләп, 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр, - дип аңлатты ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтү бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.

5 октябрьдән алып 11 октябрьгә кадәр республиканың урман инспекторлары 30лап рейд уздырганнар һәм агач материалын төягән 40 тан артык машина тикшерелгән, тәртип бозулар ачыкланмаган.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X