Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнарга керсәң - шырпы сызма

Республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Урманчыларга яңа техниканы Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды. Яңа транспорт чаралары урманнарны саклау юнәлешендә эш нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төрле каршылыкларга оператив рәвештә җавап кайтарырга ярдәм итәчәк.

Яз җитте исә, борынга төтен исе керә башлый. Сәбәбе - халык узган елдан калган салам, бәрәңге сабаклары һәм болын-кырлардагы кипкән иске үләнне яндыра. Кызганыч, ут еш кына якындагы урманга таба “үрмәли”. Узган ял көннәрендә республика урманнарында берьюлы берничә янгын чыгу очрагы теркәлде. Яшел Үзән районында урман яна башлады, Яр Чаллы шәһәрендә һәм Казан шәһәренең «РусНемец Швейцариясе» территориясендә коры үләнгә ут төртү сәбәпле янгын килеп чыкты. Биектау районының берничә авыл җирлегендә дә шундый ук очраклар күзәтелде. 15 апрельдән республикада янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Язгы чорда урманнарга керү тыела, ә анда учак ягу, тәмәке тарту турында сүз дә булырга тиеш түгел. Режим бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

“Космик күзәтүләрдән күренгәнчә, яз көне безнең республика территориясендә “кайнар нокталар” артып китә. Без тәүлек дәвамында мондый нокталарны ачыклап, аларны оператив рәвештә сүндерү өстендә эшлибез.Еш кына янгыннар кеше гаебе белән килеп чыга”, - ди Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Республика урманчыларының автомобиль паркы ел саен яңа техника белән баетыла. Алар барысы да урман янгыннарын сүндерү җайланмалары, янгын сүндерү автоцистернасы белән җиһазландырыла. Яңа техника “Урманнарны саклау” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында сатып алына. Быел республиканың 13 районына караган урман хуҗалыклары барлыгы 18 техника алды.

И с л е й т а р у р м а н х у җ а л ы г ы җитәкчесе Мурат Ибраһимов үзләренә тапшырылган техниканы җентекләп карап чыгарга да өлгергән инде: “Менә монда 500 литр су сыешлы цистерна, мотопомпа, бензин ярдәмендә эшли торган пычкы, шулай ук, тимер көрәкләр бар. Кыскасы, янгын сүндерү өчен кирәкле барлык җиһазлар да бар биредә, - ди ул, шатланып. - Безнең урман уҗалыгында 4 янгын сүндерү машинасы бар иде инде. Аларның барысын да без ремонтлап, карап торабыз. Менә тагын бер техника алдык”.

2021 ел ахырына кадәр республика урманчыларына тагын 50 патруль транспорт чарасы һәм 200 янгын сүндерү җайланмасы белән җиһазландырылган техника тапшырылачак. Урман хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, 2024 елга кадәр Татарстан урманчылары тулысынча кирәкле техника белән комплектланачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев