Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманнар саклауга, яклауга, кайгыртуга мохтаҗ

“Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утырту Татарстанда - узган ял көннәрендә Ислейтар урманчылыгында башланды. Көз матур, аяз көннәре белән шатландырып торганда агачлар утырту да дәвам итәчәк.

Сентябрьнең соңгы ял көннәрендә Татарстанның һәр районында, шулай ук Россиянең барлык төбәкләрендә кешеләр агач утырту максаты белән урманнарга юнәлделәр. “Урманнарны саклыйк” акциясе 2011 нче елдан бирле уздырыла. Язын агачлар утыртуны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар һәм хәтер бакчасына нигез салдылар. Бу юлы үсентеләрне урманчылыкның үзендә утыртырга булдылар.

- Безнең республикада мондый чарада бик күп кеше катнаша. Шунысы шатлыклы - акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта гына бара. Агач утыртырга теләүчеләр үзләре килеп ярдәм тәкъдим итәләр, - диде Ислейтар урман хуҗалыгы директоры Мурат Ибраһимов.

Ислейтар урман хуҗалыгы 17 мең гектардан күбрәк мәйданны били һәм Татарстанда әллә ни зурлардан саналмый. Агачларны Наратлык авылында да утырталар. Якын көннәрдә 1,5 гектарда каен һәм наратлар утырту планлаштырыла, ә бу 8 меңләп агач дигән сүз. Шушындый мөһим чарада катнашырга урманчылык хезмәткәрләре, мәктәп балалары, оешмаларда эшләүчеләр килгән, үзләре агач утыртуда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Барлыгы 60тан артык кеше җыелган.

- Әлеге акция нигездә тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тормышка ашыра. Агачлар утыртуда катнашкан балалар һәм өлкәннәр, әлбәттә инде, паркларда һәм урманнарда табигатькә зыян китермәсләр, дип өметләнергә була, - дип дәвам итте сүзен Ислейтар урман хуҗалыгы директоры Мурат Ибраһимов.

Чынлап та, нәни генә чыбыкчадан агачлар үсеп китүен һәм моңа күпме вакыт кирәклеген күргәннән соң күп нәрсәнең нәкъ менә синең үзеңнән дә торуын аңлый башлыйсың.

- Без, Алан-Бәксәр мәктәбенең “Урманчы” (“Лесовод”) мәктәп урманчылыгында катнашучылар, Ислейтар урманчылыгы белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез, агачлар утыртырга, урманнарны чистартырга булышабыз. Шунлыктан бүгенге көн безнең өчен бәйрәмгә тиң. Балалар бирегә сөенә-сөенә килделәр. Без балаларның күңелләрендә табигатьне ярату хисләре тәрбияләргә, табигатьтән белеп-аңлап файдалану кагыйдәләрен сеңдерергә тырышабыз, - дип сөйләде Алан-Бәксәр мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Хидиятуллина.

Акция гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле узган 9 елда Ислейтар урманчылыгында 90 меңләп агач утыртылган. Татарстанда шул ук вакыт эчендә яңа урманнар 6 мең ярым гектардан күбрәк мәйданда утыртылган, 25 миллион үренте файдаланылган, әлеге чараларда катнашучыларның гомуми саны ярты миллион кешегә якынлашкан.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев