Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урман янгыннарына юл куймаска

Биектауның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дачалар сезоны башлану белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чараларны тормышка ашыру эшенә керештеләр. Бакчачылар участок кырыйларын һәм өй тирәләрен җыештыру белән мәшгульләр. Кайберәүләр өчен тәртип урнаштыруның иң яхшы алымы - коры үләннәрне, чыбык-чабыкны яндыру. Ә ял мәсьәләсенә килгәндә табигать кочагына чыгып, учак янында тамак ялгап алуга өстенлек бирәләр. Тик болай ял итүләрнең зур бәлагә китерүе дә ихтимал.

Нина Ивановна юбилейлы туган көнен әллә ни шаулапгөрләп уздырмаган. Шашлыклар да кыздырып тормаган, бары тик табын янына гына җыелганнар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә карата да ул шактый таләпчән. Рөхсәт иткәнгә кадәр бернинди учак ягулар булмаячак, ди.

- Берни дә яндырмыйбыз. Әнә күрәсезме, әле чүп-чар да җыеп алынмаган, территорияне кайчан тортипкә китереп булыр икән инде, дип көтәбез. Бернәрсә дә яндырмыйбыз, хәтта шырпы да кабызмыйбыз, - диде Нина Захарова.

Күзәтү органнары хезмәткәрләре урманга терәлеп диярлек урнашкан бакча кооперативларын һәрдаим тикшереп торалар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең, сезнең участокка килеп, кисәтү ясаганнарын көтәргә кирәкми. Әлегә кирәкле мәгълүматны истә калдырырга гына кирәк.

- 15 нче майга кадәр чүпчарга ут төртергә, учак ягарга һәм ачык утта ризык пешерергә ярамый иде. Шулай ук куркынычлылык дәрәҗәсе буенча 1-3 класска караган пиротехник әйберләрне дә кулланырга рөхсәт ителмәде, - диде Биектау районының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов.

Реклама

Алай дисәң, Татарстанның күпчелек районнарында яңгырлар еш яуганлыктан, халык әллә ни активлашырга җыенмый да әле. Әлеге сроктан соң да кайбер чикләүләр сакланды. Коры ботакларны яндырырга әле дә рөхсәт юк. “Ә кая куярга соң аларны?” - дип сорый күп кеше. Моның өчен һәр авыл җирлегендә җирлек башлыклары аларны утильләштерү урыны булдырырга тиеш.

“Фиалка” бакчачылык ширкәте участоклары урман читендә урнашкан. Димәк, янгын чыккан очракта ут тиз арада агачларга күчәргә мөмкин. Ылыслы агачлар яфраклыларга караганда кызурак яналар. Сизгерлекне югалтырга ярамый.

- Әлеге бакчачылык ширкәте янгын куркынычы яный торган урманнар читендә урнашкан ширкәтләр исемлегенә керә. Андый бакчачылык ширкәтләре районда 23. Янгын куркынычы арта торган чорда алар һәрвакыт игътибар үзәгендә булалар, - диде Биектау районының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов.

“Фиалка”да урман читен йортлардан аерып тора, янгын чыкканда урманны коткарып калырга ярдәм итә торган сукаланган полоса юк. Бу кагыйдә бозу. Һәм аның өчен рәис җавап бирәчәк. Тикшерүчеләр шулай ук бер участок хуҗасының гаебен күреп алдылар. Ул урман эчендә үз өе каршында мангал урнаштырып куйган. Инспекторлар мондый очракта бакчачылык ширкәте рәисе белән сөйләшү-аңлату уздырачаклар, ә мангал хуҗасын койма артындагы конструкцияне алырга мәҗбүр итәчәкләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X