Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урман сагында

Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесе урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Рәсми яктан ул быел 41 нче тапкыр билгеләп үтелә һәм 20 нче сентябрьгә туры килә. Без Биектаудагы “Урман-янгын үзәге”ндә булдык.

Урманчы көне - урман һәм эшкәртүче сәнәгатькә мөнәсәбәте булган хезмәтк ә р л ә р , җ и т е ш т е р ү ч е предприятиеләр, завод-фабрикалар, контрольлек итүче органнарда эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Ел саен бу көнне республиканың иң яхшы хезмәткәрләрен котлыйлар, әлеге һөнәр вәкилләренә рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белдерәләр.

Әлеге оешманың максаты - урман фондында янгыннар таралуга юл куймау.

- Кайда да булса ут капкан һәм ул урман фондына җиткерелмәгән икән, димәк, без үз бурычыбызны үтәгәнбез, - дип сөйләде “Урман-янгын үзәге” директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Фәрхәт Абдуллин. Метеорологлар янгын куркынычының дүртенче классын игълан итәләр икән, безнең машиналар янгын чыккан урынга килеп җитү вакытын кыскарту өчен урманнарда булалар.

4 класс - янгын килеп чыгу куркынычының иң югары дәрәҗәләреннән берсе, шунлыктан үзәк хезмәткәрләре бәла килеп җиткәнне көтмиләр, алдан ук чарасын күрә башлыйлар. Моннан тыш, ел саен алар балалар һәм өлкәннәр арасында профилактик эш уздыралар. Март аеннан башлап алар мәктәпләргә йөри башлыйлар, балаларга урманда нинди янгыннар булуын һәм аларны булдырмас өчен нишләргә кирәклеген аңлаталар. Җитәкче сүзләренә караганда, янгыннарның 99% кеше ваемсызлыгы аркасында чыга.

Җәй буена үзәк белгечләре у р м а н н а рда п ат рул ь л е к итәләр, ут капкан урыннарны сүндерәләр, халыкны янгын чыгу куркынычы турында кисәтәләр.

Нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле барлык махсус киемнәр, шулай ук 14 берәмлек техника: янгын сүндерү машиналары, урман-патрульлек комплекслары, мотонасослар, электр станциясе һәм башка зарури техника бар.

Татарстанның урман фондында 2011 елдан бирле янгыннар булмаган һәм моның нәкъ шулай булуында “Урман-янгын үзәге”нең казанышы зур.

Барлык урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм һәрвакыт табигый байлыкларыбыз сагында торулары өчен рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев