Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урамнар кар көртләренә күмелде

Гыйнварның тәүге атналары карга-буранга бигрәк тә бай булды. Кешеләр дә бер-берсе белән очрашканда күбрәк быел карның күплеге, аны көрәп тә бетереп булмау турында сөйләшәләр. Безнең газетаны укып баручылар ни өчен теге яки бу урамда кар көртләрен җыеп алып китмиләр, дип зарланалар. Ә кемнәрдер, киресенчә, юлларны үз вакытында чистартканнары өчен рәхмәт белдерәләр. Әмма табигать барыбер үзенекен итә, кар тагын ява, тагын юлларны каплый. Аның үз вакытында җыеп алынуын районның административ-техник инспекциясе контрольдә тота.

Инспекция урамнардагы тәртип һәм чисталыкны тикшереп тора һәм тәртип бозу күзәтелгән очракта аны тиз арада бетерү үтенече белән йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итә. Алар һәр авыл җирлеге урамнарында булалар, җомга көнне Биектау станциясендәге базар территориясенә килделәр. Район үзәгендә яшәүчеләр, бу тирәдә кар күп җыелып тору сәбәпле, атлап йөрүе дә кыен булудан көн саен зарланалар.

- Юллардагы вазгыятьне һәрдаим тикшереп торабыз. Сәүдә нокталары һәм оешмалар җитәкчеләренең үзләре эшли торган территориядән карны үз көчләре белән тиешле вакытында җыеп алуларын үтенәбез. Бу мәсьәлә һәрчак контрольдә. Кар явып узу белән үк икенче көнне аны көрәп тә алалар, - диде административ-техник инспекциянең әйдәп баручы белгече Геннадий Парфенов.

Әмма инспекция күрсәтм ә л ә р е б е л ә н м и л е к хуҗаларының барысы да килешмәде. Чөнки кар гел явып тора, аны көненә әллә ничә тапкыр көрәргә кирәк. Кагыйдә нигезендә карны кечкенә генә өемнәргә өеп кую да тәртип бозу дип санала. Мондый күренешкә инспекторлар штраф салалар.

- Кагыйдә буларак, кибет һәм оешма хуҗалары безне тыңлыйлар һәм икенче көнне кар җыеп алынган була. Территорияләрен тәртиптә тотсыннар өчен гел йөреп, кисәтеп торабыз. Икенче көнгә машина кую урыннары һәм юллар чистартылыр, кар җыеп алыныр, дип өметләнәбез, - диде административ-техник инспекция җитәкчесе Раил Минһаҗев.

Шул ук көнне кич белән Биектау станциясендә урнашкан базар территориясенә машиналар килде һәм кар чистартылды. Мәсьәлә машиналарга килеп туктау һәм җәяүлеләргә йөрү өчен уңайлы, тигез мәйданчык булу зарурлыгында гына түгел.

Гыйнвар башыннан Татарстанда 150% айлык норма кар яуды. Ял көннәре дә кар явудан туктап тормады.

Реклама

Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге Казанда 48 мм кар явуын хәбәр итте. Республика буенча гомумән алганда 1-1,5 айлык норма кар яуды инде.

Ял көннәрендә айлык норманың 21%ы кадәрле кар яуды. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәтләр һәм кар җыю техникасының төп бурычы - карны себереп чыгу һәм юллардан, тротуарлардан юл читенә этәрү.

БЕЛЕШМӘ

Тиешле тәртипне бозган өчен штраф күздә тотылган. Физик затлар өчен 2000 сумнан, ә вазифалы кешеләр өчен 15 меңнән, оешмалар өчен - 100 мең сумнан.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев