Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул Ватаныбызның якты киләчәге өчен көрәшкән

2020 елда мөһим вакыйга булачак - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Ватаныбызның якты киләчәге өчен егерме алты миллионнан артык кеше гомерләрен корбан итте. Иксезчиксез илебезнең бер генә гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмый үтмәде. Һәр йортның да үз тарихы, анда туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләре, башка ядкарьләре кадерләп саклана. Сугыш каһарманнары - безнең буынның горурлыгы. Шундый геройларның берсе - Мансур Мөлеков. Ул Дан орденнары кавалеры, Берлинга барып җиткән солдат, безнең якташыбыз.

Мансур Һидиятулла улына быел 95 яшь тулачак. Ул Бөек Ватан сугышының безнең араларда булган, сафлары һаман сирәгәя барган ветераннарның берсе.

Мансур Мөлеков белән без күптәннән дуслар. Аның белән әллә ничә тапкыр очрашканыбыз бар. Ул безне һәрвакытта да ягымлы елмаеп каршылый, шаяртып та ала һәм килгән саен яңадан үзенең тормыш хатирәләрен яңарта.

Мансур Мөлеков 1925 нче елның 25 ноябрендә Олы Битаман авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 16 яшь була. 17 яшендә ул үз теләге белән армиягә китә.

- Әле дә хәтерлим, 1943 елның 5 гыйнвары иде бу, илебездә Яңа елны бәйрәм итәләр. Ә безнең мәктәптә комиссия. Сугышка китүчеләрне теркиләр. 10 нчы гыйнварда без, егетләрне, армиягә алдылар, - дип сөйләде Мансур Мөлеков.

Ул үзен алда ниләр көткәнен дә, сугыштан әйләнеп кайта алырмы-юкмы икәнлеген дә белми. Әмма күңел түрендә һәрвакытта да аны өендә - Битаманда көтеп калган якыннары була. Беренче сугышчан чыныгуны ул Полтава янында алган. Белая Церковь янындагы сугышларда каты яраланган. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 1944 нче елның маенда аны 3 нче удар армиягә миномет наводчигы итеп җибәрәләр.

Псков шәһәре янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Мансур Һидиятулла улы III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Эстония җирендә барган көрәштә немец радистын әсир төшергән өчен аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Ул Чехословакия территориясендә дә көрәшкән, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнгән. Мансур Мөлеков - Берлинга барып җиткән хәрбиләрнең берсе. Ә андыйлар күп булмый.

Сугышта хыянәт тә, яраланулар да, хәтта ниндидер бәхетле мизгелләр дә булган. Аларның барысы турында да Мансур Һидиятулла улы хатларында язган.

- Кызлар белән хат алышып тордык без. Шуларның берсе Магнитогорскидан, икенчесе Балтачтан иде, - дип исенә төшереп сөйләде Мансур Мөлеков. Ә өендә аны сугыштан соң өйләнешәчәк кыз көтә. Мөршидә белән алар 57 ел бергә гомер иткәннәр, менә дигән биш бала үстергәннәр. Әмма, ни кызганыч, 10 елдан артык инде Мансур Һидиятулла улының янәшәсендә сөекле хатыны юк. Аның өендә аерым Җиңү почмагы бар. Анда фронт карточкалары һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары саклана. Ә менә оныкларына һәм оныкчыкларына истәлеккә хатирәләр - Мансур Һидиятулла улына бүләк ителгән альбомда.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев