Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул медальләрнең бары алтынын гына яулый

Панкратион буенча дөнья чемпионы - Биектау авылыннан Карина Мосагыйтова узган атнада Харьковтан Россиягә абсолют чемпионлык титулы белән кайтты. Монысы инде аның 36 нчы алтын медале. Сүз уңаеннан Каринаның медальләре арасында көмеш һәм бронза медальләрнең булмавын әйтеп китү дә урынлы булыр. Ул һәрвакытта да лидерлар сафында. Үз сүзләре белән әйткәндә, ул балачагыннан ук ”тимер белән көч сынашырга” яраткан. Үзен гимнастикада да, бокста да сынап караган, әмма күңеле белән бары тик панкратионга гына береккән, шушы төрдә генә максатына ирешкән.

Панкратион - сугышчан сәнгать. Спортның иң борынгы һәм имгәнү, җәрәхәтләнү ягыннан иң куркыныч төрләренең берсе. Ул безнең эрага кадәр 648 нче елда барлыкка килгән.

- Панкратион белән мин 12 яшемнән шөгыльләнәм. Бүгенге көнгә кадәр мин аннан аерылмадым, чөнки ул миңа бик ошый. Мин спорт белән яшим, минем тормышым, гомумән, спорттан гыйбарәт, - диде панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

Карина Мосагыйтова үзен беркайчан да үтә дә нәфис кыз дип санамаган. “Тимер белән көч сынашырга” кечкенә чагыннан ук керешкән. Әти-әниләре Каринаның бу омтылышын бер дә хупламыйлар, “хатын-кызлар шөгыльләнә торган спорт түгел бит ул”, диләр. Әмма кызлары яхшы күрсәткечләр яулый башлагач, шулай да ризалашалар.

- Минем өчен иң кадерлесе - беренче медалем. Мин аны Россия Чемпионатында 2018 нче елда яуладым, дөнья Беренчелегеннән соңгыларның берсе, - дип өстәде панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

Чемпионат Украинада уза. Карина анда бер атна була. Беренче тапкыр сәяхәт бик уңышлы узды, ди.

- Бу мин бер дә дулкынланмаган бердәнбер ярыш булгандыр, мөгаен. Мин аларга ике ай буена алны-ялны белми әзерләндем, көн саен диярлек күнегүләр белән шөгыльләндем, - дип аңлатып үтте панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

Реклама

Ярышлар, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый. Тәүге көрәшне ул Украинадан килгән спортчы белән уздыра. Ә моңа кадәр аны күнегүләр вакытында күзәткән була. Көрәшне алып баруның алдан уйлап куелган стратегиясе Каринага үз дигәненә ирешергә мөмкинлек биргән.

Икенче көрәш тә Карина өчен уңышлы уза. Көндәше белән моңа кадәр дә очрашкан булганнар, шунлыктан ул аның нәрсәгә сәләтле икәнлеген, алымнарын башта ук белеп торган. Тик менә кулын имгәтүдән генә котылып кала алмаган - буыны каймыккан. Әмма Карина көрәшнең соңгы минутына кадәр аягында басып тора.

Авыртуларга түзсә түзә, әмма алтын медальне барыбер үзенеке итә. Карина яулаган бүләкләргә 36 нчысы өстәлә. Аның бер генә көмеш һәм бронза медале дә юк, беренче көрәштән үк - бары тик алтын гына.

- Кул төзәлгәннән соң тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә уйлыйм. Киеренкелекне арттырырга кирәк. Тагын да профессиональрәк көрәшләрдә, автогонда катнашырга, үзеңне ММАда, панкратионда фулл-контактта сынап карарга кирәк, - дип үзенең планнары белән уртаклашты панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

2018 нче елда Карина спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булган. Хәзер аңа 17 яшь. Аның тренер буласы килә һәм үзе кебек үк булачак чемпионнар белән шөгыльләнү өчен хәтта үз секциясен ачу турында да хыяллана.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X