Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте

“Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге үзенең юбилеен истә калырлык матур итеп билгеләп үтте. Узган ел Үзәк оешканга 10 ел тулган иде. Әмма коронавируска кагылышлы чикләүләр кертелгәнлектән, бәйрәм итүне кичектереп торырга туры килде.

“Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәгенең юбилее күңелләрне җилкендереп, бик матур башланып китте. Күз явыңны алырлык костюмнар кигән һәм йөзләрендә елмаю балкыган хореография коллективлары болай да гөрләп башланып киткән бәйрәмгә ямь өстенә ямь булдылар. 10 елда Үзәктә тәрбияләнүчеләр сәхнәне яуларга, анда үзләрен иркен тотарга гына түгел, тамашачыларның игътибарын һәм күңелен яуларга да өйрәнгәннәр.

11 ел буена “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге аңа мөнәсәбәте булган һәркемгә үзенчәлекле урын - өстәмә көч, дәртрухлану алу урыны да булып тора. Биредә талантлар чарлана, хыяллар һәм омтылышлар тормышка аша, биредә үрләр яулана. Үзәк тарихы 2010 нчы елның 1 нче октябреннән башлана.

Үзәк директоры Наталья Кутенина җитәкчелегендә районның меңләгән укучысы төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Нәкъ менә аның эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп җитәкчелек итүе һәм педагогларның һөнәри осталыгы бирегә йөрүчеләрнең санын арттырырга һәм бихисап күп бәйгеләрдә һәм ярышларда бүләкләр яуларга мөмкинлек бирә.

- “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге өстәмә белем бирүнең барлык юнәлешләре буенча эшли. Бу - физкультура-спорт, сәнгати-эстетик, техник, социаль-педагогик, табигый-фәнни юнәлешләр. Без барлык тармакларны да алырга тырышабыз, - диде “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге җитәкчесе Наталья Кутенина.

Реклама

Юбилейда Үзәк эшенә һәм үсешенә мөнәсәбәте булган һәр кешене билгеләп үттеләр. Укучыларның әти-әниләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Төрле чараларны оештыруда ярдәм иткәннәре һәм Үзәк педагоглары белән үзара нәтиҗәле эшләгәннәре өчен грамоталар һәм рәхмәт хатлары алдылар.

- Минем кызым “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәгендә 6 нчы елын шөгыльләнә. Биредә шундый шәп педагоглар эшләвенә без бик шат, - диде Наилә Исламова.

Бер генә юбилей да бүләксез генә узмый. Биектау районы җитәкчелеге “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәгенә компьютер техникасына сертификат бүләк итте. Яңа техника алганнан соң Үзәк педагогларының һәм аларда тәрбияләнүчеләрнең тагын да тырышыбрак яңа үрләр яулаячагына бернинди шик юк.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X