Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны шигырь белән данлап…

Биектау районы үзәк китапханәсендә аена ике тапкыр районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр очраша. Мондый очрашуларда «Каләмдәшләр» клубының һәр әгъзасы үзенең иҗаты турында хисап тота, яңа язган шигырьләрен укый, иҗат планнары белән уртаклаша.

Иҗади клубны Биектау районы Кече Битаман авылында туып-үскән, Ш.Маннур исемендәге Татарстан язучылар берлеге әдәби премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, драматург Рафис Корбан үз канаты астына алган. Шагыйрь якташларының һәр утырышында катнашырга тырыша, аларга үзенең киңәшләрен бирә. «Шигырь язганда, иң мөһиме, рифма һәм ритмга игътибар итәргә кирәк. Рифма һәм ритмның матур яңгырашыннан башка шигырьдә күрсәтергә теләгән образны һәм идеяне тоеп булмый», - ди  Рафис Корбан.

 «Безнең арада Татарстан Республикасы язучылар союзына әгъза булып керерлек иҗат әһелләре дә бар инде, - дип билгеләп үтте «Каләмдәшләр» клубы җитәкчесе Диләрә Әхмәдуллина. -  Без аларга бәяләмә бирергә әзер. Безнең таянычыбыз   Рафис Харисовичка һәр яклап ярдәм күрсәткәне өчен  зур рәхмәт».

«Районыбызда матур эчтәлекле шигырьләр иҗат итүчеләр байтак.  Быел без аларның иҗатын бер җыентыкка туплап, «Биектау шагыйрьләре» дип исемләнгән китап чыгардык. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Иң мөһиме, яшь талантларны иҗатка тарту зарур. Яшьләр кыю фикерле, төпле сүзле була. Безгә үзебезгә алмашка яшьләрне үстерергә кирәк һәм аларның иҗатын бер туплам итеп нәшер итәргә ниятлибез», -диде үз чыгышында Рафис Корбан. Шагыйрь утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, яшь талантларны күбрәк бәйгеләрдә катнашырга әйдәргә кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә, мәктәп укытучылары балалар  иҗатына игътибарны арттырып, аларга талантлы әсәрләрне төрле бәйгеләргә җибәрергә ярдәм итәргә тиеш. Шундый бәйгеләрнең берсен Рафис Харисович үзе үк тәкъдим итте. Укытучылар күзлегеннән иң яхшы дип табылган шигырьләрне 1 марттан да соңга калмыйча Rafis-kurbanov@mail.ru  электрон почтасына җибәрергә кирәк булачак. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә һәм  26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – район мәдәният йортында тантаналы шартларда бәйге нәтиҗәләре игълан ителә. Иң яхшы дип табылган сәнгать әсәрләре чираттагы җыентыкка кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев