Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган телне ярату хисе гаиләдә тәрбияләнә

Шушы көннәрдә Чернышевка авылындагы китапханәдә ”Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйрәм чарасы кысаларында якташ язучы Солтан Шәмси үзенең түгәрәк юбилее уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, “Җәлил укулары” бәйгесенең оештыру комитеты вәкиле Ләйсән Исхакова, мөхтәрәм язучылар, әдәбият белгечләре, авыл китапханәчеләре, районның мәдәният бүлеге белгечләре, “Каләмдәшләр” оешмасы вәкилләре бар иде.

“Җәлил укулары” бәйгесендә безнең районнан барлыгы 400 гә якын эш кабул ителгән. Араларында татар, рус, инглиз телләре белән берлектә төрки телдә дә чыгышлар бар. Иң яхшы дип табылган 36 эш бәйгенең республика этабына тәкъдим ителде. Б и е к т ау р а й о н ы н ы ң Г.Баруди исемендәге 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә әти-әниләр конференциясе узды. Аның ачылышы милли киемнәр кигән курчаклар күргәзмәсеннән башланды. Әлеге якты, матур курчакларны ясау, киендерү-бизәү эшендә район мәктәпләре укучылары актив катнашты. Конференциянең программасы туган телне өйрәнү, балада телгә мәхәббәт уяту, мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлек темаларын кузгатты.

Реклама

Биектау җирлегендә гомер итүче актив, уңган, тырыш гаиләләр үз мисалларында татар теленең киләчәге хакында фикер алыштылар.

Гүзәлия ВАФИНА, Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X