Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган җирдә юбилей да ямьлерәк

Биектау районында туып үскән якташыбыз, язучы Зиннур Хөснияр үзенең чираттагы юбилеен туган ягында уздырды. Ул Бикнарат авылында туып үсә.

Татар халкының күренекле язучысы Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Ш. Маннур, Ф. Хөсни (2001), Г. Исхакый исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты, Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы булып тора. Якташыбыз үзенең юбилеен район үзәк мәдәният йортында күп санлы укучылары белән бергәләп уздырды.

Күп китаплар авторы Зиннур Зыятдин улы Хөснияр юбилеена багышланган тантаналы кичә алдыннан Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән очрашты, аңа яңа эшендә уңышлар теләде һәм үзенең соңгы елларда дөнья күргән китапларын бүләк итте.

“Коронавирус белән бәйле булган катлаулы шартларда да без үзебезнең укучылар белән элемтәне өзгәнебез юк. Кагыйдә белән билгеләнгән барлык шартларны да төгәл үтәгәндә мондый очрашулар зыян китерми. Менә бүген Биектау районы әдәбият сөючеләре белән очрашырга кайттык, - дип сәламләде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре юбиляр хөрмәтенә зур концерт программасы әзерләгән иде. Сәхнәдән язучының шигырьләре, әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Очрашуга районның мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм Зиннур Хөснияр иҗатын яратучы якташлары килгән иде.

Реклама

Язучыны аның иҗатташ дуслары, район җитәкчелеге һәм авылдашлары котлады.

Әлеге чарада шигырь укучы балалар арасында уздырыла торган “Җәлил укулары” дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды.

Оста итеп саксофонда уйнаучы 7 сыйныф укучысы Амелия Феофанова да, бәйгедә катнашып, үзен сынап карарга уйлаган. “Татар теле белән кызыксынуым артканнан-арта бара. Мин аны ныклап өйрәнергә телим. Бәйгедә катнашканда да шул максатны күздә тоттым”, - ди Амелия.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X