Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган илгә хезмәт итү - игелекле гамәл

Көз җитте, димәк, хәрби хезмәткә алу комиссиясе дә үз эшен башлап җибәргән дигән сүз. Оборона министрлыгы эшендә агымдагы ел аеруча үзенчәлекле. Һәм бу ниндидер мөһим вакыйгалар, даталар белән түгел, ә билгеләп куелган зарури кагыйдәләр белән бәйле. Коронавирус инфекциясе тормышның гадәти тәртибен үзгәртте. Армиягә чакырылучыларның сәламәтлегенә Оборона министрлыгында бүгенге көндә аеруча зур игътибар бирелә, хезмәтне башлап кына җибәргән чорда бигрәк тә, чөнки бу киләчәктә хезмәтнең ничек узуына, алга куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле армия оешуга йогынты ясаячак.

 Б и е к т а у р а й о н ы хәрби комиссариа - тында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан киңәш ителгән барлык зарури чаралар да күрелгән. Көненә берничә тапкыр бүлмәләрне җилләтәләр, б а р л ы к ө с л е к л ә р н е юешләп сөртеп чыгалар, хәрби комиссариат хезмәткәрләре армиягә чакырылучылар белән мөмкин кадәр азрак аралашырга тырышалар. Ишектән керә керешкә һәркемнең температурасын тикшерәләр, кулларын эшкәртәләр һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәләр.

Биектау районында халык ишәя бара һәм шуңа бәйле рәвештә булачак солдатлар саны да арта. Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов шундый үзенчәлеккә: егетләрдә үзләре тарафыннан кабул ителә торган карарлар өчен җаваплылык хисенең арта баруына игътибар иткән. Аның чагылышларыннан берсе - армия хезмәте.

Егетләр хәзер хәрби комиссариатка аңлапуйлап кына килмиләр, алар үзләре дә зур теләк белдерәләр. Яшьләрнең кайберләре контракт буенча да хезмәт итә. Хәрби комиссариат ел саен әлеге сафларны тулыландыруга зур игътибар бирә. Шунысы игътибарга лаек, хезмәтнең мондый төре гади хезмәткә караганда хәтта отышлырак та булып чыга икән. Александр Леонидовичның үзе әйтүенчә, “контрактниклар” күбрәк өстенлекләргә ия.

 - Мондый хезмәтнең өстенлекләренә килгәндә, беренчедән - бу әйбәт акчалар түләнә торган хезмәт. Күпләр безгә контракт буенча хезмәт итү өчен киләләр. Хәрби ч а с т ь л ә р г ә н и н д и белгечлекләр кирәклеге турындагы мәгълүматны хәрби комиссариаттан алырга мөмкин, - дип аңлатты Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Бүгенге көндә районда армиягә чакырылучылар 60 кеше тәшкил итә. Алар медицина комиссиясе һәм сөйләшү узганнар. Якын арада нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләре турында да алар инде беләләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев