Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиздән бу урынны матур яшел аллея ямьләндереп торыр

“Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру барышында “Казан арты” паркында яшь агачлар утырттылар. Хәзер “Казан арты” паркында 2017 нче елда нигез салынган Гадел хөкем аллеясын 60 төп каен агачы бизәп торачак. Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләренең сизгер җитәкчелеге астында алып барылган әлеге чарада республиканың Югары суды һәм Биектау районы башкарма комитеты коллективлары катнашты.

Язын һәм көзен агачлар утырту гадәте тормышта күптәннән урын алган. “Казан арты” паркында “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында май аенда наратлар һәм чыршылар утыртылган иде. Агачлар инде тамыр җәеп, ныгып киткәннәр, чөнки аларны карап-тәрбияләп торганнар, коры көннәрдә су сипкәннәр. Яшел чибәркәйләр хәзер паркка көндәлек ыгы-зыгыдан ял итеп алырга, саф һава суларга килүчеләрне сөендереп торалар.

“Урманны саклыйк” Бөтенр о ссия акциясе “Экология ” милли проекты кысаларында уздырыла һәм ул Татарстан Республикасының Югары суды һәм Биектау районы башкарма комитеты хезмәткәрләренең күңеленә хуш килгән. Аларның Биектау районының “Казан арты” паркында Гадел хөкем аллеясын утырту турындагы фикерен биредә эшләүчеләр хуплап каршы алганнар һәм алар мондый күркәм гамәлгә бик теләп кушылганнар.

- Туфрак, урман үсентеләре шартларына караганда биредә яфраклы төрләр, каты яфраклылардан имән, юкә, каеннар күбрәк. Моны әйләнә-тирәңә күз салып алу белән үк аңларга була. Шунлыктан без дә нәкъ шундый төрләрне сайладык. Каен - ак төстәге сылукай, ул парк өчен бик туры килә. Аның кәүсәсе, кешеләрнең күңелләренә шатлык, тынычлык һәм өмет хисләре иңдереп, ап-ак булып ерактан күренеп тора, - диде “Шәһәр яны урманчылыгы” җитәкчесе Илнур Кашафиев.

Реклама

Агачлар утыртуда катнашу өчен “Казан арты” паркына Татарстан Республикасының Югары суды хезмәткәрләре һәм Биектау районы башкарма комитеты коллективы килгән. Урманнарны саклау һәм торгызу темасы бүгенге көндә иң мөһим һәм көнүзәк темаларның берсе булып кала. Фемидага хезмәт итүчеләр, кулларына көрәкләр тотып, җитез генә эшкә дә керештеләр. Берәүләр үрентеләрне утырту өчен чокыр казыган арада икенчеләр су ташып тордылар, тамырлары казып куелган чокырның уртасына җайлап урнашсын өчен, яшь агач кәүсәләрен тотып тордылар. Барысы да башкарган эшләре әйбәт, нәтиҗәсе күзгә күренерлек булсын дип тырыштылар. Чөнки бары шундый очракта гына Гадел хөкем аллеясы матур булу өстенә әле тагын файда да китерер - һаваны чистартып торыр. Кызып-кызып эшләгәндә әледәнәле көлешкән авазлар һәм көннең төп темасы - агачлар утырту буенча эшлекле тәкъдимнәр ишетелеп торды. Мондый акциядә беренче генә тапкыр катнашмаучылар хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашып та алдылар.

Һ а в а т о р ы ш ы д а , а л д а н сөйләшенеп куелган кебек, көзнең соңгы җылы көннәре белән шатландырып торды. Әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын белеп, экологик акциядә катнашырга теләүчеләрнең һаман арта баруын, урманнарны торгызу эшенә үзләреннән өлеш кертүен аңлаудан күңелләрне шатлык хисләре биләп ала.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X