Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимер юл уен мәйданчыгы түгел

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык дәресе” уздырылды. Балалар һәм үсмерләрнең тимер юлда имгәнүләре, җәрәхәтләнүләренең төп сәбәбе - тимер юлда йөрү һәм юлны якынлашып килүче поезд каршыннан чыгып калырга ашыгу.

Хәрәкәттәге состав өстенә менеп, балигъ булмаганнар шулай ук электр тогыннан да зыян күрәләр. Ел башыннан Горький тимер юлының Казан регионы полигонында өч үсмер җәрәхәтләнгән, шуларның икесе өчен бу очрак үлем белән тәмамланган.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү гадәтен балада кечкенә чагыннан ук тәрбияләргә кирәк. Аның иң нәтиҗәле алымы - уен аша өйрәтү. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык дәресе” нәкъ менә шундый форматта уздырылды да.

Тимер юл хезмәткәрләре балаларга тимер юллар янында үзеңне ничек куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында аңлаттылар. Алар үзләре белән карточкалар, ребуслар һәм викториналар әзерләп алып килгәннәр. Башта аларга кыска-кыска мультзарисовкалар күрсәттеләр. Болар - үзеңне юлларда ничек тотарга ярамаганлык турындагы инструкция.

Беренче сыйныф укучылары әлегә аларның һәммәсен дә уен-көлке аша аңнарына сеңдерәләр, әмма тиздән алар моның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуына төшенерләр.

Чараны оештыручылар укучыларга сувенирлар - викториналарда катнашкан өчен күчтәнәчләр һәм истәлек өчен календарьлар тараттылар. Балалар белән тагын очрашырга сүз куештылар. Анысы берничә айдан соң булыр. Ә әлегә аларга Россия тимер юллары хезмәткәрләре икенче тапкыр килүгә шушы темага багышланган рәсемнәр ясап куярга куштылар.

Белгәнебезчә, 31 августтан 30 нчы сентябрьгә кадәр Горький тимер юлында “Балаларга - куркынычсыз тимер юллар!” айлыгы уздырыла. Аның максаты - яңа уку елы башлану белән укучыларга тимер юллар инфраструктурасына караган объектлар янында булганда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Мондый куркынычсызлык дәресләре Казан шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә уздырылган.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев