Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып...

Татарстанга эш визиты белән Саха (Якутия) Республикасы мәгариф системасы делегациясе килде. Сәфәрнең максаты - Татарстан Республикасы мәгариф системасы белән якыннанрак танышу, аны өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу. Делегация әгъзалары республика шәһәр районнары мәктәпләрендә белем бирү методикасы белән танышалар, гуманитар һәм төгәл фәннәрне генә түгел, туган телне өйрәнү тәҗрибәсе белән дә кызыксыналар.

Кунаклар Биектау районы 1 нче урта мәктәбендә дә булып киттеләр. Биредәге атмосфера аларның кәефләренә дә уңай йогынты ясамый калмады. Һәрберсендә телефон, планшет, һәрберсе фотога, видеога төшерә, комментарийлар бирә. Кыска гына итеп әйткәндә, алар өчен бар да яңалык. Мәктәптә инженерлык сыйныфлары эшләве алар өчен моңа кадәр күрелмәгән яңалык булды. Делегация составында мәктәп директорлары, мәгариф системасында эшләүче белгечләр бар иде.

1 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары кунакларга мәктәп программасына кермәгән җитди инновацион проектлар тәкъдим иттеләр. 8 нче сыйныф укучысы Ева Чербижеваның геологик эзләнүләр картасы нәкъ менә шундыйлардан иде. Картада җирнең өске катламында тектоник үзгәрешләр бара торган районнар чагылыш тапкан. Кунаклар балалар белән дә бик теләп аралашты. Мәктәп укучылары үзләренең яраткан шөгыльләре, спортны, туган табигатьне яратулары турында сөйләделәр, төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ихлас күңелдән милли телләрен, әдәбиятларын яратуларын, аның белән горурлануларын расладылар.

“Татарстанда мәгариф системасы Россиядә иң алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, - ди Саха (Якутия) Республикасы Тау районы Киров урта мәктәбе директоры Илья Алексеев. - Шуңа күрә без Татарстанга бик теләп килдек, биредәге уку-укыту методикасын, алымнарын үз күзләребез белән күрәсе килде”.

Туган тел дәресләре кунакларда аерым кызыксыну уятты. Саха (Якутия) Республикасында да туган телләрне саклап калу актуаль проблемаларның берсе булып тора. Тел милли мәдәниятне, горефгадәтләрне саклап калырга ярдәм итә.

Реклама

“Без төрки телле халыклар. Безнең телләребездә бик күп охшашлык бар. Саннар, мәсәлән, бер төрле яңгырашта. Татар теле дәресендә балаларның туган телдә сөйләшүе, укытучының дәрес алып баруы бик тә ошады”, - ди делегация әгъзасы Илья Алексеев.

Саха (Якутия) Республикасы мәгариф системасы делегациясе Татарстанның эре шәһәрләрендә, шулай ук Казан шәһәрендә дә коллегаларының эш алымнары белән танышачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X