Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда “БМВ” йөртүчесе китереп чыгарган авариядә ике кеше һәлак булган

Авария кичә, Казан – Оренбург трассасында булган.

Татарстанның Яңа Чишмә районында “БМВ” кроссоверы йөртүчесе каршы як полосага чыгып авария китереп чыгарган. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Авария җомга көнне, 7 декабрьдә, кичке 17:00 сәгатьләр тирәсендә Казан – Оренбург трассасында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “БМВ” йөртүчесе куркынычсыз тизлекне саклый алмыйча каршы як полосага чыккан һәм “Шевроле” белән бәрелешкән”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә немец кроссоверы “Шевроле” артыннан барган 4 модельле “Жигули” машинасына бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә “БМВ” машинасындагы 60 яшьлек пассажир хатын һәм “Жигули” йөртүчесе урында ук һәлак булган. “Жигули” машинасындагы 46 яшьлек пассажирны төрле имгәнүләр белән Чистай хастаханәсенә алып киткәннәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/08/176663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев