Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан яңа сезонга әзер

Урманнарда янгын куркынычы яный торган сезон 25 нче апрельдә башланды. Янгынга каршы көрәшү буенча кертелгән махсус режим 15 нче майда тәмамланды. Әмма янгын чыгу куркынычы көзгә кадәр сакланачак. Урман янгыннарына каршы үзәк сезонга техник яктан да, мәгълүмати яктан да ничек әзерләнә?

Татарстанда урманнардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүче техника җитәрлек санда. Гомумән алганда республикада урман янгыннарына каршы көрәшүче 350 берәмлек техника исәпләнә.

Янгынга каршы махсус режим 15 нче майда төгәлләнде, әмма урман янгыннарына каршы торучы хезмәтләрнең эше әле башланып кына килә һәм ул салкынайтып җибәргәч, октябрьдә генә тәмамланачак. Бүгенге көндә дистанцион мониторингның Мәгълүмати системасы буенча термонокталар турында 200дән артык хәбәр килеп ирешкән. Әмма бердәм эш итү нәтиҗәсендә янгыннар чыгуга юл куелмаган. Узган ел, җәй корылыклы килгәнлектән, урманнарда 26 тапкыр ут кабу очрагы теркәлде.

- 2021 елда 224 гектар мәйданда 26 урман янгыны чыкты, шулардан 19 очрак нәкъ менә республиканың урман фондында булды, - диде Татарстан Республикасының “Урман-янгын үзәге” дәүләт-бюджет учреждениесе директоры Айдар Гайфуллин.

Айдар Гайфуллин әйтүенчә, 90 процент очракта янгын чыгуга кешеләр гаепле була. Табигать кочагында ял итәргә яратучылар, чүп-чар яндыру белән мавыгучы бакчачылар - алар һәммәсе дә урманнар өчен куркыныч чыганагы булып торалар.

- Кызу көннәрдә гомумән урманга кермәвең хәерлерәк, кергән очракта үзеңнән соң чүп-чар калдырмаска, аларны җыеп алырга кирәк. Ял итәргә килүчеләр күпме чүп-чар калдыралар, хәтта сүндермәгән килеш тәмәке төпчекләрен дә ыргытып китәләр. Табигать күренешләре янгын чыгуга бик сирәк сәбәпче була. Ике елда минем үзеннән-үзе урманда янгын чыкканны бер дә күргәнем булмады, - диде янгын сүндерүче Дамир Закиров.

Реклама

Бүгенге көндә янгын чыгуга юл куймас өчен республика күләмендә 200 дән күбрәк маршрут буенча җир өслегеннән һәм һавадан патрульлек итү тормышка ашырыла. Профилактика максатында белгечләр Татарстанда яшәүчеләр белән аңлату эшләре дә алып баралар.

- Муниципаль районнарда видеоконференцияләр һәм гражданнар җыеннары уздырыла. Нәкъ менә аларда урман хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын үзәге хезмәткәрләре һәрвакыт катнашалар. Актив агитация эшчәнлеге алып барабыз, мәктәп балалары арасында өйрәтүләр һәм осталык дәресләре уздырабыз, - диде ТРның “Урман-янгын үзәге” дәүләт-бюджет учреждениесе директоры Айдар Гайфуллин.

Гомумән алганда урманда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыгыннан 20, урман-янгын үзәгеннән 5 урманянгын станциясе тәэмин итә. Урман хуҗалыгы Департаменты бәяләвенә караганда, Татарстан яңа сезонга әзер.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев