Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

         1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады, иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады.

         Төп канунда Татарстанның күпмилләтле халкы республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы буларак билгеләнә, кешеләрнең гражданлык иреге, милли һәм социаль тигезлеге законнар нигезендә раслана, аларның хокуклары һәм бурычлары  бербөтенлеге  тәэмин ителә.

         Республика Конституциясе буенча хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында нәтиҗәле бүленеш системасы  кертелде. Президентка, Парламентка, Хөкүмәткә һәм җирле үзидарә органнарына  бирелгән киң хокуклар әлеге системада  хакимиятнең барлык төрләренә республикабыз алгарышы, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту хакына бергәләп уңышлы эшләргә хокукый нигезләр булдыру мөмкинлеге бирде. 

         Хакимият органнары, татарстанлыларның ныклы ышанычына, иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, үсештәге граждан җәмгыяте институтларына таянып, бердәм рәвештә хезмәт куялар. Ә бу исә   иң кыйммәтле рухи хәзинәләребез – милләтләр, диннәр һәм гражданнар арасындагы татулыкның нигезе булып тора.

Республикада Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган  социаль-икътисадый программалар һәм проектлар җыелмасы Конституция нигезләмәләренең дәүләтнең хокукый социаль үсеше өлкәсенә гаять мөһим җирлек бирүен ачык дәлилли. Төп канунның нәкъ менә әлеге бүлекләре барлык кешеләрнең, аерым затларның  ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен барыннан да тулырак чагылдыра.

Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан илебез куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә һәм ул хаклы рәвештә дөньякүләм һәм россиякүләм   форумнары уздыру мәйданына әверелде.

Реклама

Республикабызның уңыш-казанышлары социаль инфраструктураның, мәгариф, фән, спорт, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләре, рухи өлкәбезнең үсешендә чагылыш таба.  Болар барысы да күпчелек халыкта үз көченә ышанычны ныгыта, киләчәккә якты өметләрен тагын да  арттыра, республикабызның алгарыш-үсешенә этәргеч бирә.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән тәбрик итәм!

Күңел биреп башкарган һәр эшегез, ирешкән нәтиҗәләрегез, туплаган гыйлем-тәҗрибәгез сезгә шатлык-куанычлар һәм канәгатьлек китерсен, һәр көнегезне якын кешеләрегезнең ихлас теләктәшлеген тоеп, сөенеп яшәгез! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.

Бәйрәм котлы булсын!

 

Татарстан Республикасы

           Президенты                                                                          Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X