Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татарча диктант» татар теленә мәхәббәт уята

10-12 сентябрь көннәрендә “Татарча диктант” дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү акциясе узды. Әлеге чарага Биектау районы мәктәпләре укытучылары, укучылары һәм әти-әниләре дә кушылды. Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен төп диктант язу көне итеп 10 сентябрь билгеләнде. Диктант язуда дөньяның 30 иленнән 1 миллионнан артык кеше катнашты.

 

Әлеге акция кысасында үз белемен тикшереп карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Үзегез уйлап карагыз. Биектай районында гына да беренче тапкыр “Татарча диктант”ны 60 кеше язган. Быел исә 5 меңнән артык райондашыбыз шундый теләк белдерде. Биектауда акция быел бишенче тапкыр уза. Диктан язу өчен мәктәпкә килү мәҗбүри түгел.

– Диктантны төрлечә язарга мөмкин, теләк кенә булсын. Өйдә утырган килеш тә акциядә катнашыга мөмкин, чөнки ТНВ каналында турыдан-туры трансляция бара. Быел диктантны смартфон аша да язарга мөмкин иде. Теләк булса, мөмкинлекләр җитәрлек, – дип искәртте Биектау районының мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнусова.

 Быел Татарстанда һәм чит илләрдә акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов әсәреннән алынган өзекләр буенча диктант язды. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән өзек бирелде.  Татарстанда акциядә катнашучылар, яшенә карамастан, 223 сүздән торган диктант язды.

– Акциядә беренче генә катнашмыйм. Биш ел эчендә күпмедер тәҗрибә дә тупладым. Диктантлар җиңел түгел, әмма без аларны яхшы язабыз, – ди Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Илсия Гыйльметдинова.

Акция өч көн дәвам итте. Аның киң колачлылыгы да шаккатыра. Быел алтынчы тапкыр үткәрелүче “Татарча диктант” акциясендә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Моннан ике ел элек әлеге чара кысасында дөнья күләмендә 85 мең кеше белемен тикшергән.

Эрнест Абдулаев  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев