Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташу узды, бәласе калды

Биектау районының “Оптимист” бакчачылык ширкатендә гадәттән тыш хәл чыккан. Казансу яры буендагы кишәрлекләрдә җир ишелгән. Яр буе ишелү әле дә дәвам итә. Барысына да язгы ташу сәбәпче, ди белгечләр. Ишелгән кишәрлекләрне яңадан торгызып булмаячак. Биредә яшәүчеләр исә, яр буе ныгытылмаса, йортлар да җимереләчәк дип чаң суга.

– Әлеге урынның табигате бик нык ошый. Тик кызганыч, Казансу быел безгә күңелсез “бүләк” алып килде – яр буе ишелде, – дип сөйли “Оптимист” бакчачылык ширкатендә җир кишәрлеге хуҗасы Евгения Кузнецова.
Өч атна дигәндә берничә сутый җир су астына киткән. Бакчачылар яр буен ныгытуны үзләре дә башкарырга риза, әмма мондый җаваплы эштә белгечләрдән башка булмый. Евгениянең бакча коймасын текә ярдан бер метр чамасы җир аерып тора. Койма суга китсә, электр баганасы да ишелеп төшәргә мөмкин.
– Кукыныч күренеш. Яр буеннан ерак түгел зур гына агач үсеп утыра иде. Хәзер ул тулысынча су астында калды. Минем хезмәтем күлдәге тамчы кадәр генә булса да, үз тырышлыгым белән яр буен ныгытырга тырышам, – ди Евгения Кузнецова.
Бу урында язгы ташуны ел да шик-шөбһә белән каршы алсалар, быелгысы – иң куркынычы. Җир 15 апрельдә ишелгән. Вакытны сузарга ярамый, ди биредә яшәүчеләр. Бу күренеш алга таба да дәвам итсә, бирегә махсус техника гомумән үтеп керә алмаячак.
Язгы ташу яр бенда үсеп утыручы агачларны тамыры белән йолкып алган. Нәтиҗәдә судагы агачлар боз агып китүгә каршылык тудырган һәм су күтәрелгән. Бу яр буе ишелүгә китергән дә инде. Җир ишелү әле дә дәвам итә.
 Моннан егерме ел элек Владимир да биредә Казансу яры буена бик матур күренешле җир кишәрлеге сатып алган булган. Хәзер исә бакчага куркыныч яный. Яр буен үз көче белән ныгытырга тырыша ул. Җир кишәрлеген ишелүдән яр буенда үсеп утыручы чыршы тамырлары саклап тора.
Бу хәлгә ачыклык кертүләрен сорап, без Биектау районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Анда исә безне барысы да ныклы контрольдә дип ышандырдылар. Әйтүләренә караганда, җир ишелгән урынга алар Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татмелиорация оешмасы вәкилләре белән барган. Белгечләр, Татарстан Министрлар Кабинеты әлеге җирләрне Казансу ярын ныгыту һәм чистарту программасына кертсен өчен, тиешле бәя биргәннәр. Алга таба республика ведомстволары эш итәргә тиеш. Биредә эшләр кайчан башланачагын да алар хәл итәчәк. Без исә яңалыкларны күзәтеп барачакбыз.
Энҗе Гарафиева

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X