Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Талантлы баланы ничек тәрбияләргә? Гөлнара Галиуллина аның серен белә

Гөлнара Галиуллинаның педагог булачагы язмышында алдан ук язып куелган булган, күрәсең. Үзегез уйлап карагыз. Аның әти-әнисе дә музыкага гашыйк кешеләр, ул үзе дә музыка мәктәбен тәмамлаган. Музыка училищесына да бик җиңел кергән, әмма сәламәтлегенә бәйле рәвештә анда укый гына алмаган. Аннары белемен педагогика көллиятендә дәвам иткән һәм тагын җырчы булырга омтылып караган. Гөлнара Илдаровна консерваториягә укырга кергән, анда да укуын туктатырга мәҗбүр булган. Аның каравы педагогика университетында гел “бишлеләр”гә генә укыган. Һәм менә 20 елдан бирле Биектау районында вокал укытучысы булып эшли. Аның укучылары иң абруйлы конкурсларда җиңеп чыгалар. Тормышын җыр белән бәйләргә теләүчеләрнең һәркайсы да нәкъ менә Гөлнара Галиуллина җитәкчелегендә, аның янында шөгыльләнергә телиләр.

В о к а л у к ы т у ч ы с ы Гө л н а р а Галиуллинаның дөресләре җырлап тавышны ачудан түгел, ә бәлки температураны үлчәүдән, кулларны дезинфекцияләүдән башлана. Дәресләр нигездә аерым-аерым уздырыла, шунлыктан дистанцияне саклауда катлаулылыклар юк. Җыр белән мавыгучы балалар, авырып китмәс өчен, үзләре белән термоска салып үлән чәйләре алып киләләр. Сәламәтлекләрен саклыйлар, чөнки авыру билгеләре сизелер-сизелмәс кенә булса да, Гөлнара Илдаровнаның аларны дәрескә кертмәячәген белеп торалар. Җыр дәресләрен калдыру, бигрәк тә конкурслар алдыннан, балалар өчен алдан ук җиңелүгә дучар булуга тиң. Чөнки хәзер иҗади ярышлар бик күп түгел бит, алары да онлайн уздырыла.

- Быел эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивалендәге җиңүебезне аерым билгеләп үтәсе килә. “Алтынай” триосы икенче урынны алды, ә Әдилә Зиннәтуллина беренче урынга лаек булып, Казан шәһәрендә узган гала-концертта катнашты. Мин алар белән бик горурланам, - диде Гөлнара Илдаровна.

Конкурста катнашучылар шактый күбрәк була һәм алар һәммәсе дә зона этапларын узалар. Амелия Феофанова да булачак йолдызлар сафында. Гөлнара Галиуллина әйтүенчә, ул чын солдат кебек. Амелия балалар организмы өчен шактый катлаулы булган авырлыкларга да түзә. Ул - бик күп музыкаль конкурсларда җиңүче һәм лауреат исемен яулаучы. Кыз заман җырларын түгел, классик музыка әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара. Ә бу шактый катлаулы. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале финалының иң кызган чорында клипта төшәргә дә өлгерә. Гөлнара Илдаровна үз тәҗрибәсеннән чыгып, балаларның күп нәрсәләргә сәләтле икәнлекләрен белә, ә сәләтләрне ачарга педагог һәм ата-аналар ярдәм итә ала. Бары менә шулай бердәм булып, бер максат белән эшләгәндә генә уңышларга ирешергә мөмкин. Феофановлар гаиләсе - моның ачык мисалы.

Реклама

- Минем эш көнем иртәнге 8 дә башлана һәм соңгы укучыга кадәр дәвам итә. Минем студентларым да, өлкән сыйныф укучыларым да бар. Алар белән кичләрен, ял һәм бәйрәм көннәрендә шөгыльләнәбез. Дәресләр уздыру өчен буш вакытның һәр минутыннан файдаланып калырга тырышабыз. График бик тыгыз һәм балаларның барысына да вакыт җитми. Шөгыльләнергә теләүчеләр күп, әмма, ни кызганыч, аларның һәммәсен дә кабул итәрлек физик мөмкинлекләр юк, - дип дәвам итте сүзен Гөлнара Галиуллина.

Гөлнара Галиуллина янына кепкечкенә чактан ук килергә тырышалар. Өч яшьлек нарасыйларны да алып киләләр. Педагог белән күзгә-күз ким дигәндә 15 минут кала алганнарны кабул итәләр һәм, әлбәттә инде, мәҗбүри таләп - җырга сәләт, тавышка ия булу. Аннары инде билгеле бер техника буенча Гөлнара Илдаровна балаларда яхшы җырчы өчен зарури булган күнекмәләрне үстерә башлый. Нәни талантлар белән эшләгәндә психолог та булырга туры килә. Дәресләр башланганчы балалар гадәттә көне буена күргәннәре-белгәннәре, ишеткәннәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашырга яраталар. Күңелләрендә җыелып торган фикерләре белән уртаклашканнан соң балаларга эшкә керешүе җиңелрәк була, ди Гөлнара Илдаровна. Күңелеңдә ышаныч уяткан кеше белән сәхнәгә чыгуы да рәхәтрәк. Дәресләрдә күп кеше алдында чыгыш ясаудан курку хисен җиңәргә ярдәм итү дә күздә тотылган. Башта балаларның дусты булырга, аннан соң гына - остазлары. Эшендә уңышларга ирешә белүче педагогның сере менә шунда.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X