Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Табигать һәйкәлләренә, казанышларга бай районыбызда Туган якны өйрәнү конференциясе үткәрелде

Биектау районында республикакүләм Туган якны өйрәнү конференциясе булып узды. Татарстан районнарыннан һәм Марий Элдан күп кунаклар җыелды. Очрашуда сүз Биектауның Казан арты һәм Татарстан белән чиктәш районнар мирасы турында барды. Җыелучылар Биектау районының алга таба үсешенә һәм Туган якны өйрәнү үзенчәлекләренә тукталдылар.

Моннан 30 ел диярлек элек шушындый беренче конференция дә үзәк мәдәният йортында уздырылган булган. Ул чакта туган якны өйрәнүчеләр Биектау районының элеккеге Башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә очрашканнар. Бу юлы да алар тагын Биектауга килгәннәр, тик монысында катнашучылар составы гына бераз үзгәргән.

- Бу өченче конференция инде. Аны уздыру идеясе очраклы рәвештә генә барлыкка килде. Питрәч районында шушындый очрашу уздырылганда туган якны өйрәнүчеләр киләсе очрашуны Биектау районында уздырырга тәкъдим иттеләр. Җирле хакимият активистлар инициативасын хуплап каршы алды, - дип сөйләде Татарстан Республикасының Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов.

Фәнни конференциянең игътибар үзәгендә берьюлы берничә истәлекле дата - Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм, әлбәттә инде, Халык сәнгате елы булды. Мәдәният йортына туган яклары белән кызыксынучылар, аның турында күп мәгълүмат белүчеләр, узган тарихка, бүгенге көнгә һәм киләчәккә карата битараф булмаучылар җыелды.

- Конференция ачылганга кадәр Казан артының Туган якны өйрәнүчеләре, фикердәшләрем белән аралашырга өлгердем, бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштым. Биредәге бөтен нәрсә миндә кызыксыну уята, - диде Яр Чаллыдан килгән тикшеренүче-туган якны өйрәнүче Нәкыйп Гафиятов.

Реклама

Районыбыз табигать һәйкәлләренә, архивларга һәм якташларның казанышларына бай. Иске Казан үзе генә дә ни тора. Әле игътибарга лаеклы объектлар бары ул гына түгел. Бу көнне күргәзмәдә биектаулыларның иҗат җимешләре белән беррәттән тарих ядкарьләре дә тәкъдим ителде. Бер урынга көннең иң борынгы экспонатлары куелган. Ямаширмә мәктәбендә, мәсәлән, тарих күзлегеннән караганда бәя биреп бетергесез хәзинә саклана. Анда 1912 нче елгы копилка - акча җыю өчен ясалган җайланма бар, ул 1908 нче елда чыгарылган мөселман газетасыннан беразга гына “яшьрәк”.

Әлеге конференциядә башыннан азагына кадәр диярлек сүз Биектау районының алга таба үсеше турында барды, дисәк тә хата булмас. Очрашуда катнашучылар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Үзәк мәдәният йортында авыллар һәм бистәләр тарихы турында сөйләштеләр, Туган якны өйрәнү музеенда аралашу мәдәни мирас объектлары хакында барды, үзәк китапханәдә районыбызны бөтен дөньяга таныткан якташларыбызны барладылар, аларның казанышларын тагын бер кат искә төшерделәр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X