Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Суд бик күп урлау очраклары буенча хөкем карары чыгарды

4 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә - бакча йортларында караклык белән шөгыльләнгән һәм шушы җинаятьчел гамәлгә балигъ булмаган үсмерне җәлеп иткән өчен Казанда яшәүче берәүгә карата Биектау суды шундый хөкем карары чыгарган.

Биектау районында бакча йортларыннан урлау очраклары эше буенча хөкем карары чыгарылды. Биектау районы прокуратурасы Казанда яшәүче моңарчы хөкем ителгән 38 яшьлек ират һәм Яшел Үзән районында яшәүче 19 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аларны РФ ҖК 158 нче маддәсе (урлау), РФ ҖК 222 нче маддәсенең 1 нче өлеше (утлы коралның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын законсыз алу, саклау, күчереп йөртү), РФ ҖК 150 нче маддәсенең 1 нче һәм 4 нче өлешләре (балигъ булмаган кешене, шул исәптән, авыр җинаятькә тарту) буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты. Суд билгеләгәнчә, 2019 елның 7 августыннан 20 октябренә кадәр 38 яшьлек Казан кешесе ул вакытта әле балигъ булу яшенә җитмәгән 19 яшьлек егетне җинаятькә тарта. Шушы вакыт эчендә алар икәү ТР Питрәч һәм Биектау районнарында урнашкан җиде бакча йортын һәм хуҗалык йортын басалар. 38 яшьлек ир-ат 2019 елның июлендә Биектау районының Дачное бистәсендәге ташландык бинада тапкан Макаров пистолеты һәм аңа биш патронны законсыз саклауда гаепле дип тә табылды. Корал һәм сугыш кирәк-яракларын аның яшәү урынында тентү барышында табып алганнар. Хөкем ителүчеләр гаепләрен тандылар һәм кылган гамәлләрендә үкенделәр. 38 яшьлек ир-ат гомуми режимдагы төзәтү колониясенә - дүрт елга, ә икенче гаепләнүче шундый ук сынау вакыты белән шартлы рәвештә бер елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев