Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яңартылган бозга бик рәхәтләнеп әйләнеп кайтырлар

Коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләр күпләргә тискәре йогынты ясады. Әмма Боз сарае хезмәткәрләре мондый шартларда да югалып калмадылар. Алар, барлык зарури саклык чараларын күреп, сменалап эшкә чыктылар. Хәзерге вакытта Биектау районының Боз сарае яңа сезонга әзерләнә.

Йөзәр литр буяу, яңартылган реклама баннерлары, яктылык таратуның заман технологияләре буенча эшләнгән яктырткычлар, Боз сарае хезмәткәрләренең сәгатьләр буена армый-талмый эшләүләре һәм җитәкченең эш дип янып йөрүе “Биектау” Боз сараен алдагы сезонга күз явыңны алырлык итеп әзерләргә мөмкинлек биргән. Боз мәйданчыгының ике ягында хәзер безнең “Биектау-ТВ”(16+) каналы рекламасы да игътибарны җәлеп итеп тора. Башкарыласы эшләрнең күбесе тәмамланган инде. Хәзер иң мөһиме - боз катырасы гына калган.

- Агызу технологиясе нигезендә беренче өч катламны, соңыннан бозлы бетон өслеге катламланып купмасын өчен, бик көчле итеп кабартып җибәрергә кирәк, - дип аңлатты “Биектау” спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесенең баш инженеры Антон Потапов.

Халыкара хоккей Федерациясе таләпләре нигезендә боз мәйданчыгын тамгалап чыгу тәртибе дә үзгәргән. Һөҗүм зонасы 1,5 метрга киңәйгән. Монысы боздагы көч сынашулар күренешен күзәтеп торырга кызыклырак итү өчен эшләнгән. Әле моннан тыш пыялаларны ялтыратып чыкканнар һәм республикадагы барлык 43 районның флаглары беләнаннерлар урнаштырганнар.

Реклама

- Яңалыклар, чынлап та, бик күп булды. Без яктылыкның акчаны янга калдыра торганын куйдык. Бу, әлбәттә инде, Биектау районы Башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин ярдәме белән мөмкин булды. Аның спортны ничек яратуын, аңа нинди мөнәсәбәттә булуын барыбыз да яхшы беләбез. Минем шулай ук Татарстан Республикасының боларның барысын да тормышка ашырырга ярдәм иткән спорт министрлыгына да рәхмәтләрем чиксез. Әлеге проектны игътибар үзәгендә тоткан Шәйхетдинов Хәлил Хәмитовичка зур рәхмәт белдерәм, - дип сөйләде “Биектау” спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе директоры Андриян Тябин.

Безнең районның Боз сарае тиздән күнегүләрне яңартып җибәрү өчен әзер булачак. Республика җитәкчеләренең кайчан һәм ничәшәр баланы кабул итәргә мөмкин булачагы турындагы күрсәтмәләрен генә көтәсе калды. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең, озакка сузылган каникуллардан соң, яңартылган бозга бик рәхәтләнеп әйләнеп кайтачакларына бернинди шик тә юк.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X