Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Спорт белән шөгыльләнсәң, ГТОны да уңышлы тапшырырсың

ГТОның нәрсә икәнлеген хәзерге вакытта берәүгә дә аңлатып торасы юк. Моның спорт нормативлары буенча нормалар комплексын тапшыру икәнлеген барысы да аңлыйлар. Биектау районында мондый нормаларны оешмаларда эшләүчеләр һәммәсе дә тапшыра. Әле күптән түгел Усад спирт заводы коллективы үз көчен сынап карады.

Ир-атлар һәм яшь егетләр, берничә кыз - килгәндә үк барысының да күңелләре күтәренке һәм кәефләре яхшы иде. Бер-берсе белән шаярыша-шаярыша разминка ясадылар, шул ук вакытта алдагы сынауларның шактый җитди булуын да онытмадылар. Диләрә Хөснетдинова да үзенең көчен сынап карарга булган. ГТО значогына ия булу аның тагын бер казанышы булыр.

- Мин спортка гашыйк кеше, җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, йөгерәм, бассейнга йөрим. Боларның һәммәсе дә миңа барлык төрләрне уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәм - диде Усад ликер-аракы һәм Усад спирт заводы юрисконсульты Диләрә Хөснетдинова.

Башта районның ГТО тестларын уздыру үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева коллективка нинди нормаларны тапшырырга кирәклеген аңлатып үтте, аннары разминка уздырды. Моннан соң сынаулар башланып китте. Озынлыкка сикерүдә берәү дә катлаулылык кичермәде, ә менә идәннән кулларда күтәрелү бераз киеренкелек тудырмый калмады. Ир-атлар, әлеге төргә барлык көчләрен һәм тырышлыкларын сарыф итеп, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Алар белән сөйләшепаралашып алганнан соң Гөлнара Рагатовна күбесенең буш вакытларында спорт белән мавыгуларын белде.

Тәнне язылдыру (растяжка) - хатын-кызлар өчен генә кебек тоела. Әмма биредә дә ир-егетләр үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр. Алардан кызлар да калышмады. Бу сынауны башкара алмаган кеше булмады. Тагын бер сынауны - аркада яткан килеш гәүдәңне күтәрү бурычын да бик әйбәт башкарып чыктылар.

Реклама

- Татспиртпром хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсе башкалардан аерылып тора, чөнки алар “Милләтләр кроссы”нда да, “Россия чаңгы юллары”нда да гел катнашып киләләр. Нәтиҗәләр бик сөендерде һәм алар, мөгаен, барысы да аерымлык билгесенә ия булырлар, - дип нәтиҗә ясады районның ГТО тестларын уздыру үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” проектында соңгы өч айда барлыгы 6 оешма катнашты, ә бу 400дән артык кеше дигән сүз. 365 кеше ГТО отличнигы билгесе алачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X