Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек көнендә теләкләр бердәм булды

1950 нче елдан башлап, 7 нче апрельдә ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әле һаман көн тәртибеннән төшмәгән коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә бу көннең әһәмияте тагын да артты. Биектау районында аны барлык оешмаларда да билгеләп үттеләр.

“Үзеңнең артериаль кан басымы дәрәҗәсен бел” акциясе барышында кан әйләнеше системасының ничек эшләве турында белергә мөмкин иде. Ул Биектау үзәк район хастаханәсе фойесында узды. Бу хастаханәгә килүчеләрнең барысы да акциягә кушыла алсын өчен шулай эшләнгән. Кан басымын үлчәгән арада табиб һәр кешегә дөрес туклануның һәм физкультура белән шөгыльләнүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты.

- Акциянең максаты - халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксындыру һәм әлеге мәсьәләгә игътибарны арттыру. Халыкка медицина күзәтүен һәм диспансерлаштыруны үз вакытында узарга кирәклеген төшендерү, - диде Биектау районы үзәк хастаханәсенең табиб-кардиологы Эльвира Фатыйхова.

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә бер көн белән генә чикләнмәгәннәр. Бөтендөнья сәламәтлек көненә ункөнлек багышлаганнар. Бер тема белән уздырылган чаралар спорт белән үрелеп алып барылган, шулай ук танып-белү ягыннан да нәтиҗәле булган. Мәктәптәге шәфкать туташы Лилия Гыйлаҗева укучылар белән “Витаминнар - ел әйләнәсендә” темасына әңгәмә уздырган. Китапханәдә балалар “Доктор Айболит” викторинасында катнашканнар.

- Үз сәламәтлегеңне ныгыту темасы бер көнлек тә, ун көнлек кенә дә түгел. Мондый чараларны ел буена уздырырга кирәк. Чөнки бала сәламәт яшәүнең чынлап та бәхет булуына нәкъ менә шундый чаралар аша төшенә, - диде Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Альбина Мөстәкыймова.

Реклама

Мәктәп балалары өчен үзеңне бәхетле итеп сизү - кычкыру, сикерү һәм йөгерү мөмкинлеге булу. Менә шундый тиктормаслар өчен күңелле стартлар уздырылган. Спорт залында балалар көчлелектә, җитезлектә һәм елгырлыкта бер-берсен уздырырга тырышалар. Сынауларны алар бик җиңел узалар, чөнки укучылар спорт белән мәктәптә чакта гына түгел, даими шөгыльләнәләр.

- Мин спортны яратам. Ирекле көрәш белән мавыгам. Күнегүләр спорт комплексында уза. Башкаларга да спорт белән шөгыльләнсеннәр дип телим, өйдә кулларына телефон тотып кына утырмасыннар, нәрсә дә булса эшләсеннәр, һичьюгында велосипедта булса да йөреп керсеннәр, - дип үз фикерен белдерде Марат Исламов.

Иң кечкенә укучылар спорт турында мәгълүмат тыңладылар, сөйләшүдә катнаштылар, йөгерделәр һәм хәтта сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында җырлап та алдылар. Сәламәтлек көнен алар концерт белән каршы алдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X