Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек - көн үзәгендә

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Без бу көнне тормышыбызның авыр минутларында ярдəмгə килүчелəрне, безгə һəм якыннарыбызга сəламəтлек һəм иртəгəсе көнгə ышаныч бүлəк итүчелəрне хөрмəтлибез. Медицина хезмəткəрлəренең югары һөнəри осталыгы, сайлаган эшлəренə тугрылыгы, батырлык һəм шəфкатьлелек пандемия шартларында бигрəк тə ачык күренə. Биектау районы үзəк хастаханəсе медицина хезмəткəрлəре дə, дөньяның барлык ак халатлы шəфкать иялəре кебек, бу көннəрдə алны-ялны белми кеше гомере өчен көрəшə. Соңгы айларда алар үзлəре күнеккəн ак халатны салып, күп катлы, вирустан саклый торган костюмнарда, битлеклəрдə эшлилəр. Моннан бер ай элек районның дəвалау учреждениесе госпиталь итеп үзгəртелде. Анда коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дəвалана. COVID-19 вирусы белəн көрəшкə район үзəк хастаханəсенең барлык медицина хезмəткəрлəре җəлеп ителгəн. Күрер күзгə аларны бер-берсеннəн аерып та булмый. Киемнəренең арка өлешендə генə маркер белəн исемнəре язылган.

- Төнге сəгать ике. Бу вакытта инфекцион госпитальнең өченче сменасы эшен тəмамлый. Бүгенге көндə госпитальдə 75 кеше яңа коронавирус инфекциясеннəн дəвалана. Алар барысы да тиешле дарулар кабул итə. Барысында да уңай динамика күзəтелə. Мин коллегаларымны һөнəри бəйрəмебез белəн тəбрик итəм, аларга авыр хезмəтлəрендə сабырлык, сəламəтлек, иминлек телим, - ди Биектау районы баш табибының халыкка медицина хезмəте күрсəтү буенча урынбасары Фасиль Вəлиев. Биектау районы хастаханəсенə республика дəвалау учреждениелəреннəн дə пациентлар җибəрелə. Алары инде дəвалау курсын дəвам итеп, тəмам терелеп беткəнче безнең районда булачак.

Реклама

Биектау районы үзəк хастаханəсе хезмəткəрлəре тəүлек буе сменалап эшли. Үзлəренең сəламəтлеклəрен дə куркыныч астына куеп, алар, Гиппократ антына тугры калган хəлдə, кеше гомере өчен көрəшə. Ак халатлы геройлар. Бүген алар саклагыч костюмнар киеп эшлəргə мəҗбүр. Үз-үзлəренə авырыйбызмы, юкмы дигəн сорау куймыйлар. Герой табибларны чын күңелдəн һөнəри бəйрəмнəре белəн тəбрик итəбез. Аларга көч һəм сəламəтлек телибез! Һəм без дə - районыбыз халкы - иртəгə аларның эше азрак булсын өчен бүген үзебезне саклыйк.

Гүзəл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X