Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәт булыйм дисәң - прививка ясат!

Җылы җәйләр үтеп китте, салкынча көзләр дә җитте. Бүген без әбиләр чуагының соңгы нурларында иркәләнәбез, аннары инде яңгырлы, җилле, пычрак кара көзгә дә күп калмый. Үз сәламәтлегеңне ныгыту турында уйларга вакыт бик җиткән.

Районның үзәк хастаханәсе гадәти режимда эшли, ләкин бөтен кешенең дә анда йөрисе килми, бу аңлашыла да. Бөтенләй чирләмәү - иң яхшысы, әлбәттә. Иммунитетны ныгыту өчен, грипп һәм ОРВИ кебек авырулардан чирләп интекмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеген белергә дип, без район үзәк хастаханәсе эпидемиологы белән очраштык.

- Үзенчәлекле һәм үзенчәлекле булмаган профилактикалар бар. Грипптан вакцинация нәкъ менә үзенчәлекле профилактиканы күз алдында тота. Үзенчәлекле булмаган профилактика ул - авыруга киртә булырдай саклану алымнарычаралары: транспортта, кеше күп тупланган җирләрдә битлек киеп йөрү, җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны бик яхшылап юу, җентекләп эшкәртү. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару да, витаминнар куллану да бик файдалы, - дип сөйли Биектау район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

Үзенчәлекле булмаган профилактика турында бөтенебез дә беләбез: саф һавада йөрү, йоклар алдыннан бүлмәне җилләтү, өйгә кайтып кергәч, кулларны юу, җиләк-җимеш ашау. Әгәр дә бу ризыкларны куллану мөмкин түгел икән, аларны поливитаминнар белән алмаштырырга мөмкин.

Популярлыгы буенча калышса да, тәэсире буенча күпкә көчлерәк, күпкә отышлырак булып, әлбәттә, грипптан вакцинация тора. Бүгенге көндә, әле бетеп җитмәгән пандемия шартларында, прививкалар ясатуның әһәмияте бигрәк тә зур.

- Әлбәттә инде, коронавирус шартларында грипптан вакцинация бигрәк тә актуаль булып тора, чөнки безгә парлы йоктыру куркынычы яный: бер үк вакытта грипп белән дә, коронавирус белән дә авырып китү куркынычы бар. Менә шуңа күрә дә, үзеңне грипптан саклап калу өчен, алга таба дифференциаль диагностика ясаганда кыенлыклар тумасын дисәгез, менә хәзер, бүген, грипптан прививкалар ясата башлау кулайрак, - дип сүзен дәвам итте Биектау район үзәк хастаханәсе табибы - эпидемиолог Айрат Сираҗиев.

Бүгенге көндә планда каралган 30 мең кешенең 8,5 меңе, шул исәптән, авырлы хатын-кызлар һәм балалар, прививка ясаткан. Вакцинация ике төрдәге препаратлар кулланып уздырылды: ФЛЮ - 60яшькәчә булганнар өчен, һәм Совигрипп. Авырлы хатын-кызлар һәм балалар Совигриппны консервантлардан башка кулланалар. Район хастаханәсендә прививка ясату бушлай.

- Һәр елны прививка ясатам, моны үтә дә кирәкле процедура дип беләм, бигрәк тә кышка керер алдыннан, чөнки елның бу фасылында төрле респиратор авырулар икеләтә-өчләтә көчәеп киткәнен һәрберебез беләдер, дип уйлыйм. Бу процедуралар мине сезонлы чирләрдән саклар, кышны сәламәт булып, исән-имин уздырырмын дип ышанам, - ди Сабина Дәүликамова.

Сәламәтлегебез өчен җаваплылык үзебезнең кулларда. Һәрберебез үзе өчен кулай булган алымны сайлап алырга тиеш, бигрәк тә коронавирус әле көчендә чакта, ә салкын көз инде ишек какканда.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев