Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәхнә аларны яшәртә һәм көч бирә

Үзәк мәдәният йортында Биектау районы пенсионерлары, ветераннары арасыннан үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI нчы республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Бөтен районнан барлыгы 40 иҗади чыгыш җыелды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын “вокал”, “хореография”, “ансамбль” һәм “нәфис сүз” номинацияләрендә күрсәттеләр.

Рәмзия Баһавиева үз яшендә татар халык биюен бик шәп башкара. “Балкыш” конкурсында бу инде аның өченче тапкыр катнашуы. Бер концертта яраткан башкаручысының җырын тыңлаганнан соң, аның башына менә шушы көйгә зур сәхнәдә биергә иде, дигән уй килә.

- Сәхнәгә чыгып басу үзе үк зур канәгатьлек хисе тудыра. Мин бөтенесен дә булдыра алам, дип уйлый башлыйсың. Баштарак дулкынланулар була инде, әмма ул тиздән юкка чыга һәм күңелгә тынычлык иңә, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты “Балкыш” конкурсында катнашучы Рәмзия Баһавиева.

Ул көнне үзәк мәдәният йортында шушындый талантлы һәм иҗат белән рухланган кешеләр 40лап җыелды. Жюри әгъзалары катнашучыларның иҗади чыгышларыннан зур тәэсирләр алуларын, соклануларын яшермәделәр.

- Чыгышларны караганда әлеге конкурсның елның елында һаман күбрәк кешене җәлеп итүенә һәм күләмлерәк була баруына сокланмый һич мөмкин түгел. Катнашучылар саны артканнан арта бара. Һәм иң мөһиме - аларның һәммәсенең дә бик яхшы әзерләнеп килүе, - дип билгеләп үтте жюри әгъзасы Фәрхәд Камалов.

Б а ш к а р у ч ы л а р ү з л ә р е д ә гаҗәпләнми калмаганнардыр. Бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә карамастан, алар бераз дулкынландылар. Село-Алат авыл җирлегенең “Мирас” коллективы күп еллардан бирле чыгыш ясый. Коллективта яңа кешеләр дә бар, әмма сәхнәгә күптән ияләшкән осталар да дулкынлануларын яшерә алмадылар. - Сәхнәгә чыгар алдыннан бик борчылыштык. Күбебез мондый конкурста беренче тапкыр катнашабыз. Дулкынланабыз, - диделәр “Мирас” бию коллективында катнашучылар. Бу көнне конкурста катнашучылар жюри каршында аерым-аерым да, коллективлары белән дә чыгыш ясадылар. Ташлы Кавалдан Мөхәрләмовлар гаиләсе сәхнәдә чыгыш ясаган бердәнбер пар түгел иде. Алар чыгышындагы геройларның берсе - сыер савучы, икенчесе - көтүче. Бу күренеш мәхәббәт турында түгел, авылдагы чын тормыш турында.

“Балкыш” конкурсында катнашучылар фестивальнең зона, икенче этабында да көч сынашачаклар һәм анда финалга чыгучылар билгеле булачак. Апрель азагында фестиваль лауреатларының беренче гала-концерты узачак. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланачак. Икенче һәм өченче концертлар май һәм октябрь айларында узачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев