Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәидә Закирова - янәдән иң яхшылар рәтендә

Биектауның фигуралы шуу остасы Сәидә Закирова Түбән Новгородтан алтын медаль алып кайтты. Анда фигуралы шуу буенча В.Л.Серебровский истәлегенә Бөтенроссия ярышлары булды. Сәидә - Татарстаннан Россиянең иң яхшы фигуралы шуу осталары унлыгына кергән бердәнбер спортчы. Юниор кыз спорт мастеры нормативларын үтәгән. Хәзерге вакытта ул ял көннәрендә узачак ярышларга әзерләнә. Спорт мәктәбе тиздән Сәидәгә спорт мастеры исемен бирүгә документлар әзерли башлаячак.

Фигурист кыз чираттагы җиңүенә бик күп көннәр алдан әзерләнә башлый. Бетмәс-төкәнмәс күнегүләр, ничек чыгыш ясармын, дип уйланып уздырган йокысыз төннәр... Ә инде программаны үтәп чыкканнан соң хисләр киеренкелеге соңгы ноктасына җитә.

- Җиңү яуланды дип, иркен суларга һич ярамый. Тагын да ныграк тырышырга кирәк, чөнки мин күнегүләр ясаган арада көндәшләрем дә бер урында тормый, алар да алга бара, - диде фигуристка Сәидә Закирова.

Фигуралы шуу остасы ирешкән иң югары күрсәткеч - 193 балл. Сәидә башка юниорларны тагын уздырып җибәрде.

- Бу безгә Бөтенроссия ярышларында спорт мастеры исемен алу нормативын үтәргә мөмкинлек бирде. Ялгыз фигуралы шууда бу бик җиңелләрдән түгел. Россиядә көндәшлек бик зур, - диде Сәидә Закированың тренеры Дарья Евстигнеева.

Сәидә бозга дүрт яшьлек чагыннан чыккан. Ун ел шөгыльләнү дәверендә Сәидә үзенең спорт казанышларын 90лап алтын медаль белән баеткан.

- Минем күңел түрендә йөртә торган хыялым - Россия Кубогының барлык этапларында финалга узу һәм анда яхшы чыгыш ясау. Беренче алтылыкка булса да керергә иде, - дип үзенең хыялы турында сөйләп алды Сәидә Закирова.

Шимбә көнне яшь спортчы республиканың Федерация Кубогында чыгыш ясаячак. Бу тагын эштәтырышлыкта уза торган ял көне, әмма шактый катлаулы сезонның соңгы ярышлары. Сәидәнең каникуллары ике атна булачак. Аннары тагын көненә икешәр күнегү һәм ярышлар.

- Фигуралы шуу булмаса, син ни белән шөгыльләнгән булыр идең? - дигән сорау бирдем Сәидәгә.

- Мөгаен, медицинаны сайлаган булыр идем. Безнең гаилә гел медицина хезмәткәрләреннән тора. Дөресен генә әйткәндә, әле мине һаман да медицина уку йортына керергә үгетлиләр, - дип көлә фигуралы шуу остасы Сәидә Закирова.

Сәидә исә тренер булырга хыяллана. Ул группада олысы, әле бу өлкәдә көчләрен сыный гына башлаганнарның кумиры. Башкаларга киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер. Әмма остазлык күнекмәләренең тиз генә кирәге дә чыкмаска мөмкин, чөнки Сәидәгә 14 кенә яшь, димәк, төп җиңүләр әле алда.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев