Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдә Биектау ярминкәсе гөрләп узды

Казанда ел да оештырыла торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Бу бакчалары һәм дачалары булмаган башкала халкына яхшы сыйфатлы продуктлар алып калу өчен менә дигән мөмкинлек. Сентябрьдән башлап, кышның тәүге ае тәмамланганга кадәр, ел саен казанлылар өчен сезонлы палаткалар эшли, аларда Биектау районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Узган шимбәдә ярминкә Авиатөзелеш районында уздырылды. Аны үткәрүнең даими урыны - Ленинград урамы. Ярминкәгә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде.

Биектаудан алып килгән авыл хуҗалыгы продукциясен казанлылар күпләп алып калырга тырыштылар. Кайберәүләр сәүдә нокталары янына капчыклар салынган арбалар белән дә килгәннәр. Шимбә ярминкәләрендә моның кадәрле сатып алучыларның күптәннән булганы юк иде.

Моның сәбәбе дә бар, ул да булса - бәяләр күтәрелү. 2021 нче елны уңышка бай булды дип әйтеп булмый. Бәрәңгенең һәр килограммы һәм сөтнең һәр литры алтын бәясенә йөри дисәк тә ялгышмабыз. Ә ашлык турында әйткән дә юк инде. Ул быел узган елга караганда азрак, шуңа күрә товарны күз ачып йомган арада алып та бетерделәр. Узган ел бәрәңге бәясе быелгыга караганда 8 сумга кимрәк иде. Товарның барысы да кыйммәтләнде.

- Узган ел бәрәңгенең килограммын 12 сумнан алган идек, ә быел иң арзанлысын да 20 сумнан бирәләр. Әле монысына да Аллага шөкер итәбез, алайса бөтенләй бәрәңгесез калыр идек. Бүген әле бәрәңгене күп алмыйбыз, аннан соң тагын алырга уйлыйбыз, - диде Казанда яшәүче Нина Грачева.

Ә кибет шүрлекләрендә боларның барысы да әллә ничә тапкыр кыйммәтрәк булачак. Казанлыларның Биектаудан алып килгән авыл хуҗалыгы продукциясен ябырылып алулары менә шуның белән аңлатыла да инде.

- Бәрәңгегә тәкъдим ителгән бәяләр - 18 сум, ә яшелчәләр тупланмасы буенча - 20 сум. Киләсе ярминкәләргә товарның күләмен арттырырга уйлыйбыз. Ә гомумән алганда ассортимент шундый ук калачак, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков.

Күләмне арттырып булырмы - әлегә анык кына билгеле түгел. Ярминкәләрдә хуҗалыклар продукцияне билгеләнгән бәяләрдән саталар, әмма аларга урын өчен түләргә кирәкми. Аннары сатучыларның нәкъ менә аларның продукциясен түземсезлек белән көтеп торучы даими сатып алучылары да була.

- Бәяләр, бәяләр... Монысы әле быел беренче базар. Киләсесендә нәрсә булыр - карарбыз, чагыштырырбыз. Әле уңышны бөтенесе дә алып бетермәгән, җитештерүчеләр дә үз товарларын барысы да чыгармадылар, - дип үз фикерен белдерде Казанда яшәүче Гомәр Нуретдинов.

Тик фермерлар шуның кадәрле продукцияне алып килергә риза булырлармы соң? Моңа җавапны бары тик 25 сентябрьдә генә алырбыз. Бу көнне икенче ярминкә уздырылачак. Урыны шул ук - Ленинград урамы, 27. Биектау фермерлары үз товарларын нәкъ менә шунда тәкъдим итәрләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев