Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәфкатьлелек кәрзиннәрен бергәләп тутырыйк -мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк!

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин #Мы вместе акциясендә катнашучылар белән бергә ярдәмгә мохтаҗларга бушлай азык-төлек тупланмалары тапшырды.

Бөтен Россия күлəмендəге əлеге акция илебезнең бик күп төбəклəрендə 2020 елның 9 нчы апрелендə башланып китте. Аны тормышка ашыру барышында үзизоляциядə булып, мохтаҗлык кичерүче гражданнарны азыктөлек, дарулар һəм гигиена чаралары белəн тəэмин итəлəр. “Өмет” халыкка социаль хезмəт күрсəтү комплекслы Үзəгендə 20 нче май көнне иртəдəн үк күңелгə ятышлы җанлылык хөкем сөрде. Берничə атнада район кешелəре тарафыннан җыелган ике йөз килограммнан артыграк ашамлыкларны аеруча мохтаҗ гаилəлəргə бүлделəр. Кешелəр продуктларны районның берничə азык-төлек кибетенə куелган махсус боксларга сала барганнар иде.

- Игелекле гамəллəр кылу өчен ниндидер махсус шартлар тудыру кирəк түгел. Сез кибеткə кердегез, үзегезгə кирəкле ашамлыкларны сайладыгыз, беррəттəн мохтаҗ кешелəр өчен дə алдыгыз. Сатып алынган азыктөлекне боксларга салырга гына кирəк, - дип аңлатты “Игелекле эшлəр лигасы” хəйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова.

Хәйрия акциясе оештыру турындагы тәкъдимне Биектау районы беренчеләрдән булып хуплап алды. “Шәфкатьлелек кәрзине”нә ашамлыкларны иң беренче муниципаль район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин салды. Рөстәм Галиуллович, уздырылган акциянең файдасы турында кешеләрнең үз авызыннан ишетү өчен, азык-төлек тупланмаларын тапшыру чарасында да катнашырга булды. Биектау станциясендә яшәүче Хәдидҗия Әмировна ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район Башлыгы игътибарны бу чараның берәүләрнең икенчеләргә, ягъни бер кешенең икенче кешегә ярдәм итү нәтиҗәсе булуына юнәлтте. Биектау районында мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торучы шәфкатьле кешеләр күп.

- Район кешеләре әлеге күркәм башлангычны хупладылар, аңа кушылдылар. Мондый акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга, ашамлыкларга кытлык кичерүчеләргә продуктлар бүләк итүчеләргә мең-мең рәхмәт яусын, - дип, азык-төлек тупланмалары алучылар күңелләрендәге ихлас хисләрен белдерделәр.

Бу көнне волонтерлар һәм социаль яклау тармагында эшләүчеләр барлыгы райондагы 13 гаиләгә бардылар. Нигездә болар аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр, социаль яклау Үзәгенең кайнар линиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән өлкән яшьтәгеләр.

- Шулай ук Гомумроссия халык фронты һәм Рөстәм Галиуллович ярдәме белән автобуслар да йөреп торды. Биектау районы Башлыгы һәрвакытта да безгә беренчеләрдән булып ярдәм итә. Аңа бик зур рәхмәт. Безнең мондый хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр, дип уйлыйм, - диде “Игелекле гамәлләр лига”сы хәйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова

Берәүләрнең икенчеләргә ярдәм кулы сузуына кагылышлы вазгыять моның белән генә төгәлләнми. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәйрия фондының башлангычларына үзенең игътибарын киләчәктә дә, пандемия тәмамлангач та киметмәячәк.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев