Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлауларда катнашу − тормыш таләбе

Килеп керешкә антисептик исе, маска һәм перчатка кигән ак халатлы кешеләр. Сайлау участоклары тавыш бирүчеләрне әнә шулай каршы ала.Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлаулар җитди әзерлек белән алып барылды.

 

25 июньнән 1 июльгә кадәр Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү узды. Катнашу өчен уңайлы ысулны алдан билгеләргә мөмкин иде: тавыш бирү өчен теләсә кайсы көнне сайларга (25 июньнән 1 июльгә кадәр), йорт сайлау комиссиясен кабул итәргә, участок сайларга (теркәлү урыны буенча яки кая барып җитү җиңелрәк иде) яки теләсә кайсы онлайн — җайланмадан тавыш бирергә.

Айбаш авылында урнашкан 1285 нче номерлы сайлау участогында да  эшләр актив алып барыла.Әлеге участокта барлыгыалты авылга 538 кеше теркәлгән. Өйләрендә, йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирү мөмкинлеге оештырылган.

Реклама

“Халык гадәттәгечә шәһәр белән чагыштырганда бик актив катнашты.Сайлау барышында бернинди дә авырлыклар күзәтелмәде. Халыкның 80% тан артыгы алдан тавыш бирде. Конституциягә үзгәрешләр кертү заман таләбе дип уйлыйм.Әлеге төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерер дип өметләнәбез”, - дип сөйли Айбаш авылы сайлау участогы сәркатибе Гүзәл Хәмидуллина.

Тавыш бирү барышында санитар куркынычсызлык шартларын тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелә.“Коронавирус пандемиясе шартларында оештырылган сайлау эшенә тагын да җаваплырак карарга туры килде. Йорт саен йөргәндә махсус кием (халат), маска, перчаткалар кидек. Тавыш бирүче белән тиешле дистанцияне күздә тоттык” – дип ачыклык кертте сайлау комиссиясе әгъзасе Светлана Сираҗиева.

Фәнүзә Сираҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X