Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Салым хезмәтләре салымны вакытында түләмәүчеләрне нәрсә көтүе һәм салым түләү буенча бурычларны ничек түләргә мөмкин икәнлеге турында искә төшерә

Салымны вакытында түләмәүчеләр бурычлылар исемлегенә эләгә. Салым түләү бурычы гражданнарның яшенә бәйле түгел. Балалар өчен салымны аларның законлы вәкилләре түләргә тиеш.

Салым түләүче әлеге төр милке булган очракта, җир, транспорт һәм милек салымы түләргә тиеш. Гражданнарның милке турында мәгълүмат салым органнарына дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү органнары һәм транспорт чараларын дәүләт теркәве органнарынан килеп ирешә. Мәсәлән, транспорт салымы ЮХИДИ органнарында транспорт чарасын теркәгән көннән алып, аны дәүләт теркәвеннән төшергән көнгә кадәр исәпләнә. Шуңа күрә милекне дәүләт теркәвеннән төшерүгә бәйле юридик операцияләрне ахырына кадәр җиткерү мөһим. Әгәр бурыч суммасы белән риза түгелсез икән, салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны салым түләү вакыты узганчы эшләсәгез яхшырак.

Исегездә тотыгыз, салым түләнергә тиешле вакытның икенче көненнән үк пеня исәпләнә башлый.

Салым буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү барышында милек һәм счетларга арест салына, чит илгә чыгу, милекне яңадан теркәү мөмкинлекләре чикләнә, банкротлык куркынычы яный.

 Салым түләү буенча бурычлар салым сере булып саналмый, шуңа күрә бурычлы кешенең абруе да какшарга мөмкин. Теләсә нинди сумма бурыч булып исәпләнүен истән чыгармагыз.

2021 ел башыннан Татарстан Республикасында кайбер дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары кешенең салым, җыемнар һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрендәге бюджетларга  башка төр мәҗбүри түләүләр буенча бурычы булмаган очракта гына күрсәтелә. Әлеге таләп гамәлдәге кануннарга һәм хокукый актларга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Дәүләт хезмәте яки ярдәм чаралары күрсәтүче органнар бурычлар турындагы мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша тикшерә. Дәүләт хезмәте (ярдәм чарасы) алучыларга белешмә сорап салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Салым буенча бурычлар турында ничек белешергә?

Салым бурычы салым органнары тарафыннан РФ Салым кодексы нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә җибәрелә торган белешмәдә чагыла.

Моннан тыш, бурычлар турында РФ Федераль салым хезмәте сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” яки кәрәзле телефонда “Физик затларның салымнары” махсус кушымтасы аша да белешергә мөмкин. Мондый шәхси кабинетка керү өчен пароль буларак Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының хисап язуын яки салым органнарында 15 минутта бирелә торган кодны файдаланырга мөмкин.

Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре дә балаларның салым бурычлары турында белешү өчен, шулай эшли ала. Шул исәптән, балага  РФ Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачарга мөмкин.

Иң киң таралган ысул – салым бурычы квитанциясе аша. Ул хәзер тагын да камилләштерелгән: квитанцияне Татарстанның теләсә кайсы салым органы бирә (искәрмә – ТР буенча 18 нче һәм 20 нче номерлы махсуслашкан төбәкара инспекцияләре).

Салым бурычлары турында күпфункцияле үзәкләр, ЮХИДИ бүлекләре, Миграция хезмәте, Техник инвентарьлаштыру бюросы һәм Россия почтасы аша да белешеп була. Татарстанда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, республикада даими рәвештә сәүдә үзәкләре һәм базарларда салым хезмәтләренең мобиль офислары эшли.

Салым түләү җиңелме?

Бүгенге көндә салымны “бер төмәгә басып” та түләргә мөмкин.

Салым түләнергә тиешле вакытның икенче көненнән үк пеня исәпләнә башлавын истән чыгармагыз. Шуңа күрә салымнарны бурыч турында квитанция килгән көнне үк түләп кую яхшырак. Соңга калсагыз, салым бурычын түләгәндә пеняны үзегезгә исәпләп чыгарырга туры киләчәк.

РФ Федераль салым хезмәте сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” яки кәрәзле телефонда “Физик затларның салымнары” махсус кушымтасы аша түләгәндә пеняны мөстәкыйль рәвештә исәпләргә кирәкми, биредә бурыч суммасы он-лайн форматта күрсәтелә. Түләүне банклар, Россия почтасы бүлекчәләре яки түләү терминаллары аша да башкарырга мөмкин.

Әлеге ысуллар ярдәмендә салымны башка физик затлар – тормыш иптәше, балалар, әти-әниләр яки танышлар өчен дә түли аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев