Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН: “Биектаулылар һәрвакытта да бер үк максатлар һәм идеяләр белән янып яшәделәр”

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин биектаулыларны аеруча дулкынландыра торган темаларга сөйләшү алып бару инициативасы белән чыкты.

Район җитәкчесенә алдан ук социаль челтәрләрдә һәм ВКонтакте төркемендә сораулар бирергә мөмкин булды. Рөстәм Галиуллович безнең журналист белән бергә биектаулыларны дулкынландыра торган иң көнүзәк проблемалар турында уртага салып сөйләште. Сезнең игътибарга иң популяр һәм еш бирелә торган сорауларны тәкъдим итәбез.

- Рөстәм Галиуллович, район җитәкчесе буларак, халыкның сезгә шактый сораулары бар.

- Хәерле-имин көннәр насыйп булсын сезгә, кадерле биектаулылар. Районыбыз халкы белән нинди генә форматта очрашсак та, без үзебез өчен бай мәгълүмат җыябыз, шул мәгълүмат нигезендә алга таба планнар билгелибез, кимчелекләр өстендә эшлибез, халыкка башкарылган матур эшләр турында бәян итәбез. Гомумән, халык белән очрашу безгә бары файда гына китерә торган чара. Бүгенге заманда үзара элемтәнең бик күп төрләре бар. Интернет кабул итү көннәре билгеләдек, гозерләр һәм сораулар белән район Башлыгының кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш район авылларында яши торган халык белән җыеннарда очрашып торабыз. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары - ике арада һәрвакыт ныклы элемтә булдыруда ярдәм итә.

- Б и е к т а ул ы л а р н ы ң күбесен юлларны ремонтлау мәсьәләләре кызыксындыра. Шуларның берсенә тукталып үтәбез. Исәнмесез! Соловцово авылыннан Шуманга илтә торган юлны сыйфатлы итеп ремонтламадылар. Юлчылар 2 көн эшләделәр дә югалдылар. Эшләгән эшләрен ремонт дип әйтеп тә булмый. Биредә яңа асфальт юл кирәк, ә бу юлда чокырларны гына ямадылар.

- Сез күрсәтеп узган автомобиль юлы региональ дәрәҗәдәге, гомуми кулланыштагы юл булып санала. Мондый күләмле эшне берничек тә район казнасы хисабына һәм авыл җирлекләре көче белән генә башкарып чыгып булмый. Юл республиканың «Главтатдортранс» идарәсе карамагында тора.

- Биектау авылы һәм станциядә яшәүчеләрдән дә шундый ук рухтагы сорау килде. Үзәктә урамнар киң. Аларны ремонтлау программасы белән таныштырып үтсәгез иде. Берли авылы урамына таш җәю мәсьәләсе дә көн кадагында тора.

- Район торак пунктларының һәрберсе сыйфатлы юлларга лаеклы. Быелгы юллар төзү һәм ремонтлау программасына Биектау авылының Яшьлек урамы, Биектау авылындагы балалар бакчасына илтә торган юл, Светлая, Совхозная, Тынычлык, 3-я Степная урамнары (чокыр ямау ремонты) кертелде. Шулай ук, Зур Кызыл урамыннан алып Яшьләр (ДАИ) урамына кадәр, Биектау тимер юл станциясенең Профсоюз урамына, Чернышевка авылының Чернышевская урамына, Дөбъяз авылының Авдеев урамына, Урта Алат авылының Үзәк урамына, Бөреле җәнлек совхозының Светлая урамнары. Биектау авылының Трифонов, Дальняя урамнарына, Пермяки авылының Верхняя урамына, Каймар авылының Яшел урамына, Тимофеевка авылының Заречная урамына, Эстачи авылының Югары Эстачи урамына, Гәр авылының Үзәк урамына таш җәйдерү планлаштырыла. Әлбәттә, бу эшләр барысы да бюджет акчасына башкарылачак.

- Станционная урамындагы 4 нче һәм 8 нче йортларга юллар килерме? 8 нче йорт төзелгәч тә юл булачак, дип ышандырганнар иде. Ә ул йорт инде күптән файдалануга тапшырылды.

- Йортларга керү юлын төзергә әлегә мөмкинлек юк. Чөнки нәкъ шул урында газ белән тәэмин итү һәм элемтә челтәрләре уза. Шуңа да карамастан, бүгенге көндә керү юлын төзү буенча килешү эшләре алып барыла.

- Чыпчык авылы Алексеев урамында да юл бик начар хәлдә.

- Билгеле булганча, Алексеев урамына керә торган юл асфальтланган. Ә урамның бер өлешенә (200 метр тирәсе) 2013 елда таш җәелде. Урамның калган өлешен үзара салым программасы кысаларында төзекләндерү планлаштырыла.

- Рөстәм Галиуллович, әйтегез әле, зинһар, Ямаширмә авылы белән Югары Ия авылы арасындагы юлны кайчан асфальтларлар икән? Бу юл безнең өчен мөһим.

- Бу юл да региональ дәрәҗәдәге, гомуми кулланыштагы юл булып санала. Ул да республиканың « Г л а в т а т д о р т р а н с » идарәсе карамагында тора. Без әлеге юл өчен җаваплы түгел. Безгә мәгълүм булганча, юлны 2021 елда салу планлаштырыла.

- Юллар төзү, ремонтлау бик кирәкле, мөһим эш. Ә менә шул юл буйларын соңгы елларда балтырган басты. Аларны юк итү буенча районда нинди дә булса эшләр планлаштырыламы?

- Әйе, андый проблема бар, бездә генә түгел, бөтен республика район авылларын пошаманга салган проблема бу. Беркайда да җитәкчелек балтырган үскәнен тыныч кына карап тормый. Узан ел республиканың авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы балтырганны юк итү буенча аерым программа кабул иткән иде. Аны тормышка ашыру буенча бәйге дә игълан ителде. Әмма тендер откан оешмалар бу эшнең күләмен аңлап бетремәделәр, күрәсең, программа тормышка ашырылмый калды. Быел бу программаның тагын да яңартылуын көткән идек. Әмма быел инде коронавирус комачаулады. Күмәк эш таш күчерә, дигән мәкаль бар безнең халыкта. Авыл халкы бу проблемадан трагедия ясарга тиеш түгел. Безнең районда балтырган белән көрәшнең бик матур үрнәкләре бар. Авыл кешеләре бер көн сайлап,барысы да бергә коралланып, балтырганга каршы өмәләр оештыра. Язгы-җәйге чорда бер-ике тапкыр чыгу да җитә. Беренче тапкырында яз көне, җәй башында, балтырган орлыклары җитлекмәгән вакытта, ул әле яшь, сыгылмалы булганда аны төбе-тамыры белән юк итеп була. Икенче тапкыр өмәне көзен оештырырга мөмкин. Берике ел шулай көрәшкәннән соң балтырганның эзе дә калмаячак. Кемдер килеп, бакчаңдагы, авыл юлындагы балтырганны юк итәчәк дип көтеп утырганчы, нәтиҗәле юллар белән эшләргә генә кирәк.

- Без 21 гасырда яшибез. Ә безнең урамнардан төннәрен бүген дә әле көнкүреш калдыклары ага. Районда үзәкләштерелгән канализация торбалары сузу мәсьәләсе күптән инде көн кадагында. Бу эш кайчан башланыр икән?

- Бүгенге көндә Биектау авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә канализация челтәрләре төзү эшләре бара. Коркачык, Шәпше, Чыпчык бистәләре өчен дә төзелеш эшләре проектлана башлады.

- Шундый ук эчтәлектәге тагын бер сорау. Район үзәгенең Кооператив урамында барлыгы 11 йорт, биредә кайчан үзәк канализация торбалары сузылыр икән? Биредә яңгыр һәм кар сулары өчен дә коелар юк. Кая мөрәҗәгать итәргә дә белгән юк. Мин үзем Комаровка урамында яшим. Йортны үзәк канализация торбасына куша алмыйм. Югыйсә, безнең урамга ике яктан да канализация торбалары сузылды. Минем өем сазлыкта утыра. Машина чакыртып суырткан саен яңадан тула. Чөнки яңгыр сулары шунда гына агып тора. Мәсьәләне чишәргә ярдәм итегез, зинһар.

- Кызганычка каршы, районда чистарту корылмалары зур киеренкелек белән эшли. Шул сәбәпле йортларны үзәк канализация торбаларына тоташтырырга мөмкинлек юк. Бүгенге көндә тагын 1000 куб.м. күләмле яңа чистарту корылмасы төзү өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде. Корылма Биектау авыл җирлегендә урнаштырылачак. Аны төзеп бетергәч тә, без Комаровка урамын үзәк канализация торбасына тоташтыру җаен табачакбыз.

Реклама

- Биектау район үзәгенең Чернышевский урамындагы 53,55 нче йортларда яшәүче пенсионерлардан килгән сорауны укып үтәбез. “Бу йортларда, күбесенчә, пенсионерлар яши. Яңгырдан соң йорт янына чыгып булмый. Җәяүлеләр юлы 51 нче йортка кадәр генә салынган. Һәрвакыт вәгъдә итәләр, әмма эш эшләнми. Без кешечә сорыйбыз, бу тирәдә иске биналарны - хастаханәне, баракларны - сүттеләр. Әмма төзекләндерү турында оныттылар. Тагын йөрәкне әрнеткән бер сорау. Без, пенсионерлар, озак вакытлар үзизоляциядә яшәдек. Безнең янга бер генә волонтер да килеп карамады. Алар күз буяу өчен генә оештырылды, ахрысы”.

- Билгеле булганча, безнең республикада “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырыла башлады. Безнең район да бу эшкә актив кушылып китте. 2021 елга, әлеге программа кысаларында, сорауда яңгыраган өйләрнең ишегаллары төзекләндереләчәк. Йортларга илтә торган юллар төзү дә шул вакытка, шул программа буенча каралган. Җәяүлеләр йөри торган юлларны инде без киләсе еллар планын формалаштырганда исәпкә алырбыз. Әлбәттә, юрганыңа карап аягыңны суз, дигәндәй, билгеләнгән бюджет акчасыннан чыгып бүләргә туры киләчәк. Волонтерлар хакында. Аларның эше күз буяу гына булды дип әйтә алмыйм. Чөнки алар эшләделәр. Кайнар линиягә килгән бер генә сорауны да, гозерне дә игътибарсыз калдырмадылар. Бигрәк тә мохтаҗлар, инвалидлар яныннан кайтып кермичә эшләделәр. Тагын дә эшләргә әзер тора алар. Теләгән кеше кайнар линиягә шалтырата ала һәм үзенә кирәкле ярдәмне сорап ала.

- Колхоз урамы буендагы күлне кайчан тәртипкә китерерләр икән? Шундый матур, ямьле урыннар. Ә шундый шапшаклык хөкем сөрә.

- Без Колхоз урамы буендагы 4 күлне инде тәртипкә китердек. Бу эш табигатьне саклау - экология программасы кысаларында алып барылды. Эш алга таба да дәвам итәчәк. Күл тирәсендәге үләнне чабарга кирәк. Бу мәсьәләне авыл җирлеге җитәкчелеге белән хәл итәчәкбез. Күлләрне, һичшиксез, тәртипкә китерәчәкбез.

- Сельхозтехника урамындагы 26 нчы йорт янында элек балалар мәйданчыгы бар иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында мәйданчыкны юкка чыгардылар. Хәзер бу урында чокырлар казып бетерделәр, төзелеш плитәләре китереп аудардылар. Әйтегез әле, балалар мәйданчыгы ни өчен юкка чыгарылды, ул яңадан төзелерме? Чөнки янәшә-тирәдә башка андый мәйданчык та юк. Биредә яшь гаиләләр яши. Барысының да балалары бар. Чыгып уйнарга урын юк.

- Балалар мәйданчыгы шәхси зат территориясендә тора иде. Бүгенге көндә аның урынында яңа объект төзелеп ята. Ул төзелеп беткәч тә, балалар мәйданчыгы төзеләчәк.

- Ни өчен Биектау тимер юл станциясендә юл буйларындагы үлән чабылмый? Бу бер дә матур күренеш түгел.

- Үлән инде ул шундый үзлеккә ия, аны чапкан саен үсеп тора. Дөрес әйтәсез, аны вакытында чабып торырга кирәк. Анысын инде без авыл җирлеге башлыгы белән хәл итәрбез.

- Рөстәм Галиуллович, безне социаль ипотека буенча йортларның кайчан төзелә башлаячагы кызыксындыра. - Мин социаль ипотека буенча безнең район бик актив эшләп алды, дип әйтер идем. Әлеге программа буенча фатир алырга теләүчеләрнең барысының да аны алу мөмкинлеге булды. Биектаудан фатирларны безнең районда яшәүчеләр генә түгел, башка районнардан һәм Казан шәһәреннән дә бик күп кеше алды. Әмма әле без барыбер эшне тәмамларга уйламыйбыз. Хәзерге вакытта төзелеш өчен кирәкле проект документлары эшләнә. Биектау тимер юл станциясенең Гагарин һәм Чернышевский урамнарында күп фатирлы йортлар салу планлаштырыла. Шулай ук бездә Бөреледә төзелеп бетмәгән 27 фатирлы йорт бар, төзи башласак та, аны без дәүләт торак фондына кертә алмыйбыз, төзүчеләр аның бер катын диярлек ясап та бетерделәр инде. Без аны планга кертә алмыйбыз, чөнки Дәүләт торак фонды бу йорттан фатир алырга теләүчеләр саны 27 булганнан соң гына кертүне сорый. Әлегә 20 кеше генә җыелды. Тагын 7-8 кеше булса, ул чакта бу йортны Дәүләт торак фондына кертеп, төзеп бетерергә мөмкин булачак. Шулай ук, кемгәдер ашыгыч рәвештә кирәк булса, безнең районда яшәүчеләр “Салават күпере”ннән социаль ипотека ала ала, Дәүләт торак фонды биектаулыларга аннан торак алырга рөхсәт итә.

- Иң кискен мәсьәләләрне соңгарак калдырдык. Ни өчен Биектау районы белгечләргә конкуренциягә сәләтле хезмәт хакы белән эш урыннары бирә алмый? Чыгарма – кассирлар. Нинди сәбәп белән учреждениеләрдә эш урыны алып булмый, ә шәһәрдә шул ук белем һәм тәҗрибә белән моңа ирешеп була? Биектау районының, яхшы б е л г е ч л ә р н е ң ш ә һ ә р г ә китүенә юл куймас өчен, лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары санын киңәйтү планнары бармы?

- Без һәрвакытта да эш урыннары булдырырга тырыштык һәм аларны булдырабыз да. Әмма шунысын күздә тотарга кирәк - хезмәт хакы буенча авыл районына Казан кебек шәһәр белән ярышуы авыр. Әмма һәрхәлдә безнең предприятиеләр, безнең эшмәкәрләр, урта бизнес эш урыннары булдырырга тырыша. Мәсәлән, бездә яңа, заманча спирт заводы төзеделәр, анда башка урыннардан килүчеләр дә күп эшли, көн саен вахта алымы белән Казаннан алып киләләр. Эш урыннары хәзер бар җирдә дә конкуренцияле, конкуренциядә катнашырлык белгечләр булырга тиеш. Безнең районнан гына түгел, башка районнардан килгән белгечләр эшли торган башка заводлар да бар. Шул ук вакытта биектаулылар да Казанга йөреп эшлиләр. Районыбыз шәһәргә якын урнашкан бит. Кабатлап әйтәм - бездә эш урыннары булдырыла. Мәсәлән, “Казаньсельмаш” яңа цех, яңа завод төзергә планлаштыра, “Сафпласт” яңа цех төзи. Шулай ук бездә сәүдә системасы да эш урыннары булдыра, чөнки без шәһәр яны районы, безнең район аша күп юллар уза. Моңа начар мөнәсәбәттә булырга ярамый. Мин әле эшли башлаганда районда бер генә эре супермаркет та юк иде. Без башта бер кибет ачтык. Аннары башкалары ачыла башлады. Алар ачылу нәтиҗәсендә бездә бәяләр төште, бездә Казандагыга караганда да арзанрак.

- Коммуникацияләрне аңлапбелеп кору районның икътисади күрсәткечләре үсешен һәм бизнесның сыйфатлы үсешен күздә тотамы? Бу кагыйдә икенче якка да эшлиме?

- Район үсә. 2010 нчы елны 2020 ел белән чагыштырсаң, сайлаучылар гына да 12 меңнән күбрәк кешегә артты. Бу 10 елда халык санының якынча 15 мең кешегә артуы турында сөйли. Без эш урыннары булдырырга тиеш һәм моның өстендә эшлибез. Безгә М7 юлыннан ерак түгел уза торган дәүләт җирләрен бирсәләр, без анда ике сәнәгать паркы төзеп куячакбыз. Анда безгә килергә, керергә, заманча заводлар төзергә әзер торучы резидентлар бар да инде, анда хезмәт хакы әйбәт булачак. Менә шундый планнар белән яшибез. - Рөстәм Галиуллович, безнең районда кайчан нинди дә булса уку йорты булыр икән? Барлык районнарда икешәр-өчәр уку йорты бар. Ә бездә гел кибетләр, сыра эчү урыннары. Усадта бердәнбер һөнәри училище бар иде, анысын да яптылар. Районда көллиятләр һәм училищелар төзү планлаштырыламы?

- Чынлап та бездә уку йортлары юк. Без үзебез дә моңа борчылабыз. Әмма тагын безнең районның Казанга якын урнашканлыгын истә тотмый булмый. Без Казандагы уку йортлары белән ярыша алмыйбыз. Кешеләр Казандагы институтларга, училище һәм көллиятләргә китәләр. Әмма планнар бар иде. Казан химиятехнология институтының безгә күчәсе килгән иде. Без аларга хәтта җирләрне күрсәттек. Тагын берничә институт планлаштыра. Әмма әлегә алар күчәргә акча таба алмыйлар. Алар күченеп килергә әзер, чөнки Казанда аларга кысан, күчәселәре килә. Без Мәгариф министрлыгына да мөрәҗәгать иттек, һәм алар безгә ничек ярдәм итү турында уйланалар. Әлегә бу мәсьәлә ачык килеш кала, әмма аны, әлбәттә, хәл итәргә кирәк.

- Сез 1 төркем инвалидка газ уздырырга вәгъдә иткән идегез, әмма оныттыгыз, ахрысы. Ә инде 4 ел вакыт узды.

- Мин бу сорауны беренче генә тапкыр ишетмим. Әмма без бу кешене таба алмыйбыз: кем ул, кемгә вәгъдә иттек без? Әгәр андый кеше булса, без аны кабул итәргә әзер, сишәмбе көнне гражданнар кабул ителәчәк. Кем ул - язылсын, килсен, кайчан без вәгъдә иттек. Без эшне яңартырбыз һәм көчтән килгәнне хәл итәргә тырышырбыз.

- Рөстәм Галиуллович, безнең сорауларга тәфсилләп җавап бирүегез өчен зур рәхмәт. Тиздән Гомумроссия тавыш бирүе узачак.

- Киләчәк үсеш өчен иң ныклы нигез - безнең бердәмлек. Биектаулылар һәрвакытта да бер үк идеяләр һәм максатлар белән янып яшәделәр. Бу юлы да мин район кешеләренең барысының да Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумроссия тавыш бирүендә катнашырга чакырам. Алдан тавыш бирү участоклары эшли башлады инде, шулай ук өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. 1 нче июль - Гомумроссия тавыш бирүнең төп көне.

Әңгәмәне Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X