Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

Моннан 25 ел элек, 1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде.  Чирек гасыр  дәвамында  аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын һәм Ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, федератив дәүләт принципларын һәм демократик тәртип нигезләрен билгеләде, илнең территориаль бөтенлеге сакланып, аның икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга нигез салды.

Кадерле дуслар! Татарстан Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә үзенең демократик кыйммәтләргә һәм гуманизм идеалларына турылыклы булуын һәрдаим раслап килә. Конституция көне Ватаныбызның тарихи бөеклеген саклап калуда һәм аны тагын да ишәйтүдә булган ихлас омтылышыбызны берләштерә. Илебезнең Төп законына таянып, без икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, илнең алдынгы төбәкләре сафында ныклы урын тотабыз. Бу исә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту, шул исәптән кешеләрнең керемнәрен арттыру, яхшы белем бирү һәм сыйфатлы итеп медицина хезмәте күрсәтү, һәркемгә торак алу, мәдәни спорт объектларына йөрү, яшәү өчен уңайлы тирәлек булдыру һәм рухи үсешне тәэмин итү  мөмкинлеге тудыра. Алга таба да Төп закон барлык проблемаларны  уңышлы хәл итәргә, тормыш сыйфатын яхшыртырга ныклы таяныч буласына һич шик  юк. Бу истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык һәм киләчәктә дә зур уңышлар телим!

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев