Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы булды

Районда Яңа ел чыршыларын ачуга багышланган чаралар дәвам итә. Һәр авыл һәм бистә киң күңел белән бәйрәм каршылый.

- Бер, ике, өч! Чыршы, утларыңны кабыз!

Чыпчыкта чыршы ачылышы, чын кыш айларына гына хас булганча, бигрәк тә карлы булды. Әмма, кар явып торуга карамастан, халык барыбер күп җыелды. Балалар шугалакта һәм таучыклардан шудылар, ә өлкәннәр, баскан җирләрендә тыпырдаша-тыпырдаша бәйрәм тантанасына хозурландылар.

Район Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм авылның иң актив кешеләренә өй тирәләрен аеруча матур итеп бизәгәннәре өчен бүләкләр тапшырдылар. Мондый күркәм гамәлдә Галимҗановлар, Петуниннар һәм Николаевлар җиңеп чыкты. Әмма төп тема, әлбәттә, бөтен кеше дә китүен чын күңелдән көткән узган ел темасы булды.

- Яңа ел белән! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм уңышлар! Быелгы ел тизрәк тәмамлансын һзм бернинди авыруларсыз, борчуларсыз яңасы килсен иде, - дип теләделәр бәйрәм хөрмәтенә киенеп-ясанып килгән кешеләр.

Театральләштерелгән тамаша, авыл йолдызларының чыгышлары, хәрәкәтчел уеннар һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары. Болар һәммәсе дә һәр Яңа ел бәйрәменә хас күренешләр. Балалар өчен бу көтеп алынган һәм зур вакыйга булып тора.

- Яңа елда әйләнә-тирә яктылыкка күмелә, аллы-гөлле утлар җемелдәшә. Бөтен тирә-як гүзәллек хакимлегендә булган Яңа ел көннәрен бик яратам. Бирегә сөенә-сөенә киләсең. Ел саен Яңа елга чыршы куеп, аны бизәүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә, - диде Мәрьям Гобәйдуллина.

Чыршы ачылышлары дәвам итә һәм алар биектаулыларны һәм район кунакларын Яңа ел каникуллары тәмамланганчы шатландырып торачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев