Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ринат Сабирҗанов: “Мондый кешеләр турында ел әйләнәсендә кайгыртырга кирәк”

Ел саен 3 нче декабрьдә бөтен дөньяда Инвалидлар көнен билгеләп үтәләр. Мондый көнне игълан итүнең максаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын тулысынча һәм тигез дәрәҗәдә үтәүдән һәм инвалидларга җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлеге тудырудан гыйбарәт иде. 2010 нчы елдан башлап Биектау районында акча җыюга һәм районның изге максатлы кешеләренең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән Инвалидлар ункөнлеге кысаларында биектаулыларны тагын ниләр көтә - бу турыда үз хәбәрчебез Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов белән очрашып сөйләште.

- Ринат Рәшитович, Инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу декабрь аеның иң мөһим даталарыннан берсе. Бу көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар уздырылып тора. Бу мәсьәләдә быел ниләр планлаштырылган? Гадәттәгечә мәдәният йортында концерт куелырмы?

- Елда 365 көн булса да, без Инвалидлар ункөнлеге турында сүз алып барабыз. Ә бит без мондый кешеләр турында ел әйләнәсендә кайгыртырга тиеш. Инвалидлар көненә багышланган ункөнлек декабрьнең 1 сеннән 10сына кадәр уза. Бу көннәрдә барлык оешмалар әлеге юнәлештә эшне тагын да кызулатып җибәрәләр. Район оешмалары чаралар әзерлиләр. Без инде күнеккән, күркәм гадәткә әверелгән чаралар быел да дәвам иттереләчәк. Планлаштырылган чаралар күп. Аларда медицина да, социаль яклау да, мәдәният тә, спорт та күздә тотылган. Табигый, көнкүреш хезмәтләре (чәчтарашлар, мунчалар) дә читтә калмаячак. Биектау районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 263 кеше яши.

- “Йөрәктән - йөрәккә” марафоны кысаларында гадәткә кергән концерт булырмы?

- “Йөрәктән - йөрәккә” марафонын гадәттә без ел саен уздырабыз. Ел саен биектаулыларга марафонда катнашу мөмкинлеге бирәбез. Сүз уңаеннан, бәйрәм концерты гадәттәгечә үзәк мәдәният йортында түгел, мәдәният йорты инстаграмында уздырылачак, анда артистларның чыгышлары күрсәтеләчәк. Сез аларның һәммәсе белән дә таныш. Мәсәлән, Дөбьяздан Азамат Агадуллин - талантлы егет, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган кеше. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең һәркайсына социаль хезмәткәрләр беркетелгән. Бер кеше дә игътибар үзәгеннән читтә калмаячак.

- Ринат Рәшитович, хәйрия марафонга ничек кушылырга була?

Реклама

- Акча җыю өчен махсус тартмалар куелган. Берсе район Башкарма комитеты бинасында тора. Акчаларны шулай ук авыл җирлекләре башлыклары аша да, социаль яклау бүлегенә, “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгенә дә тапшырырга мөмкин.

- Аңлавымча, теләге булган һәркем теләсә нинди сумманы бирә ала. Җыелган акчалар соңыннан марафонда катнашучылар арасында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында бүленәчәкме?

- Нәкъ шулай. Әлеге хәрәкәткә бөтен кеше кушылсын, мохтаҗларга ярдәм итсен иде. Һәр кешегә мөрәҗәгать итәм: янәшәгездәге кешеләргә күңелләрегез белән якынрак, игътибарлырак булыгыз. Алар безнең ярдәмне, кайгыртучанлыкны шушы ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсендә сизеп, тоеп яшәсеннәр.

- Ринат Рәшитович, әһәмиятле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Акциягә без үзебез дә кушылачакбыз. Бу ункөнлек берничек тә безнең игътибардан читтә калмаячак. Рәхмәт. Исән-сау булыгыз!

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X