Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

РФ Югары судының 100 еллыгына - 100 агач

Безнең районга җиденче тапкыр “Казан арты” паркындагы Гадел хөкем аллеясын яңа үсентеләр белән тулыландыру өчен экология активистлары һәм Биектау суды, республиканың Югары суды хезмәткәрләре килде.

Татарстан Республикасының Югары суды хезмәткәрләре елына ике тапкыр Гадел хөкем аллеясына яңа үсентеләр утырту өчен Биектау районына киләләр. Моңа кадәр алар “Казан арты” паркын җитмешләп зур кәүсәле агачлар белән яшелләндергәннәр иде. Ә монысында исә 100 агач утырттылар. Бу сан бер дә очраклы рәвештә генә сайланмаган. Чөнки Россиянең Югары суды быел үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Күп еллардан килә торган күркәм гадәтне гамәлгә ашырырга хәтта һава торышы бозылу да комачаулый алмады.

- Һава торышы бераз яңгырлы булса да, ул безне куркытмады. Еллар буена тупланып килә торган традицияләрне бозарга ярамый. Бирегә без ел саен киләбез һәм агачлар утырту эшен киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез, - диде ТРның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев.

Биектау суды рәисе Рәис Гаязов җитәкчелегендә район суды хезмәткәрләре дә районны яшелләндерү эшеннән читтә калмыйлар. Рәис Гаязов безнең районда икенче елын эшли һәм мондый башлангычны хуплап каршы ала. Аның өчен физик хезмәт - беразга гына булса да суд эшләреннән арынып тору өчен яхшы мөмкинлек.

Реклама

- Әлеге акциядә республиканың Югары суды, РФның Югары суды каршындагы Суд департаменты, Биектау районы суды хөкемдарлары һәм хезмәткәрләре, суд системасы ветераннары катнаша. Мин моны киләчәктә дә дәвам иттерергә, киңәйтергә кирәкле бик яхшы традиция дип саныйм, - дип үз фикерен белдерде ТРның Биектау районы суды рәисе Рәис Гаязов.

Яшелләндерү эшләре тәмамланганнан соң экологик акциянең тагын бер күркәм традициясе буенча районның Боз сарае директоры Андриян Тябин өмәгә җыелучыларның барысын да тамак ялгап, сыйланып алырга чакырды. Киләсе экологик акция көзен оештырылачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X