Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рейдлар куркынычсызлык максатында уздырыла

Районда яшәүчеләренең йортларындагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе беркайчан да көн тәртибеннән төшми. Салкыннар башлану белән аның актуальлеге тагын да арта. Югары Ослан районында агач йортта янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән ике бала һәлак була. Биектау районында ел башыннан исәпләгәндә генә дә 6 янгын очрагы теркәлде, аларда 1 кеше һәлак булды, тагын 1 кешегә зыян килде. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле, социаль яклау хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы хезмәткәрләре белән берлектә электр һәм ягып җылытыла торган мичләрдән файдалану кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерү максаты белән күп балалы гаиләләргә рейдлар уздыралар.

Ниязовлар гаиләсе яши торган йортка берьюлы районның берничә вәкиле килеп керә. Социаль хезмәткәрдән тыш әле тагын ГХМ, полиция хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге җитәкчесе дә була. Әмма йорт хуҗабикәсе мондый кунакларга бары сөенә генә. Ул көтелмәгән кунакларның изге максат белән килүләрен алдан ук белеп тора. Ниязовлар күп балалы гаилә, беренче янгын хәбәрчеләрен аларга моннан берничә ел элек куйган булганнар. Бу юлы мунчага һәм сарайга урнаштыру өчен тагын ике җайланма алып килгәннәр.

- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын сигналларын үзләре килеп куеп киткәннәр иде. Алар бездә 3 еллап торалар инде. Батарейкаларын гына алыштырабыз. Безнең турыда кайгыртканнары өчен рәхмәт, - диде Рәисә Ниязова.

Биектау районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре күп балалы гаиләләргә һәм тормышта кыен хәлдә калган гаиләләргә һәрчак ярдәм итеп торырга тырышалар. Янгын хәбәрчеләрен кую шушындый кайгыртучанлыкның аерылгысыз өлеше булып тора.

- Бездә “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге рейдлары вакыттан-вакытка оештырылып тора. Без Биектау районының ГХМ вәкилләре белән бергә чыгарга тырышабыз. Кварталга бер тапкыр балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә барып киләбез, - дип сөйләде социаль эш белгече Энҗе Шакирова.

Андый рейдлар регуляр рәвештә уздырыла, ә болары графиктан тыш. Янгын очраклары арту сәбәпле шундый карар кабул ителгән. 2021 елның ике атнасында гына да Биектау районында 6 янгын чыкты. Янгынга китергән төп сәбәпләр - электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр балалы гаиләләрне һәрчак игътибар үзәгендә тоталар. Чөнки көннәр салкынайтып җибәргәндә кешеләр кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланалар, я булмаса электр челтәрендә киеренкелек тудыралар. Барлык янгыннарның төп сәбәбе нәкъ менә кыска ялганышка бәйле дә инде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев