Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районга яшьләр үзәге кирәк

Биектау районына чираттагы эш визиты белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм аның урынбасары Ринат Садыйков килеп китте. Аларның килүенең максаты - булачак Яшьләр үзәге.

Булачак яшьлəр үзəгенең тышкы күренешендə, бизəлешендə аксыл көрəн-коңгырт төслəр өстенлек итəчəк һəм аның яшьлəрне үзенə җəлеп итеп торучы урынга əверелəчəге дə хəзердəн үк аңлашыла.

Əле моннан берничə ел элек кенə биредə кунакханə-күңел ачу комплексы ачылырга тиеш иде. Əмма матди кыенлыклар аркасында төзелеш туктатылды. Район җитəкчелеге Яшьлəр эшлəре министрлыгы белəн бергə мəйданны яшьлəр үзəген ачу өчен бирергə дигəн карарга килделəр.

Татарстан Республикасының яшьлəр эшлəре министры Дамир Фəттахов билгелəп үткəнчə, сораулар əле күп. Нигездə алар үзəк концепциясенə кагылышлы. Мəйданчыкларны һəм штабларны урнаштыру буенча хəзерге план тирəнтен уйланылмаган һəм Биектауда булачак үзəкнең төп асылын чагылдырмый.

Концепциядəн тыш та əле хəл ителəсе берничə мəсьəлə бар.

- Хəзерге вакытта безнең өчен, əлбəттə, иң төп бурыч əлеге бинаны дəүлəт милкенə тапшыру мəсьəлəсен хəл итү. Бу гади объект түгел. Əмма бер үк вакытта безгə концепцияне Боз сараен, бик шəп парклар зонасын урнаштыруны исəпкə алып төзергə дə берəү дə комачауламый. Бу файдалану өчен бик тə кирəге чыгачак уникаль урын, - диде ТРның Яшьлəр эшлəре министры

Дамир Фəттахов Дамир Илдусович эш төркеменə яшьлəр үзəгенең өстенлекле якларын билгелəргə һəм беренче чиратта район яшьлəренең ихтыяҗларын истə тотарга киңəш итте.

- Иң яхшысы - район яшьлəренең үз фикерен белү. Шунлыктан без район килеп туган вазгыятьне анализлар һəм нинди ширкəтлəрнең үз йортларына - теге яки бу лабораториялəргə мохтаҗлык кичерүен ачыклар, дип килештек, - диде ТРның Яшьлəр эшлəре министры Дамир Фəттахов.

Кунакханəнең номерлар фонды я өлешчə, я тулысынча сакланачак. Əмма төп игътибар күңел ачу һəм белем бирү юнəлешлəренə бирелəчəк. Медиаүзəк тə шул исəптə. Чөнки районда балаларүсмерлəр журналистикасы да актив үсə, алга бара.

Энҗе ГАРƏФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев