Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда үзара салымның матур үрнәкләре бар

Үзара салым турында ишетмәгән, белмәгән, аны «татып» карамаган кеше юктыр. Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы республикага ун еллап элек кертелде.

Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итәргә тиеш. 2013 елдан халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни халыктан җыелган бер сум акча дүрт сум булып әйләнеп кайта.

Үзара салым күләме, аның нинди максатларга тотылачагы да халык белән бергәләп хәл ителә. Шул максаттан елына ике тапкыр - кыш һәм җәй көннәрендә халык җыеннары уздырыла. Кышкы җыеннар, гадәттәгечә, гыйнвар аенда бара. Бу атнада Казаклар авылында узган җыенда Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм район прокуроры Илнур Ибраһимов та катнашты. Район Башлыгы үзе дә катнаша торган мондый чараларга авыл халкы вакытында, бердәм булып килеп утыра. Авыл халкы яңа елда беренче тапкыр шулай җыйналды. Җыен әле яңа гына ачылган мәдәният йортында узды. Мәдәният йорты республика милли проекты программасы кысаларында төзелде. Җыен үзе дә проектларны район күләмендә тормышка ашыру турындагы чыгыш белән башланып китте. Халык районда башкарылган эшләр турында хисап тыңлады. Үз авыллары мисалында гына да уңай үзгәрешләр күренеп тора. 2019 елда мәдәният йортыннан тыш авылда фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ә төзекләндерү, авыл инфраструктурасын яңарту эшләре үзара салым акчасына башкарыла. Үзара салым республика проекты үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Билгеле булганча, үзара салым акчасын җыйнау, халык белән эшләү җирле үзидарәләргә тапшырылган. Казаклар авылы җирле үзидарә рәисе Радик Идрисов узган елгы эшләргә йомгак ясады, 2020 елга планнар белән таныштырды.

- Без дә, үз чиратыбызда, халык акчасының бер тиенен дә юкка сарыф итмәскә, мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга тырышабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы. 2019 елда авыл урамнарына яктырткычлар куелган, шул ук үзара салым акчасына авыл халкын су белән өзлексез тәэмин итү җаен да тапканнар - су чаңнары урнаштыра башлаганнар. 2 0 2 0 е л г а п л а н д а ю л л а р төзекләндерү, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү эшләре билгеләнгән. Үзара салым халыкны җимерелгәнне күрергә, яңартылганны сакларга, үзенә хуҗа булырга өйрәтә. Сүз дә юк: җирлектәге хуҗаларның эшне оештыра, халык белән эшли белүе һәм ышанычны аклаулары әлеге очракта иң мөһиме. Без аның иң матур үрнәген Казаклар авыл җирлегендә күреп кайттык.

Реклама

Җыенда район җитәкчелеге авыл халкына бирелә торган ташламалы ипотека кредиты, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңалыклар белән дә таныштырып үтте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бирелә торган субсидияләр турында сөйләде. Үз эшен ачырга теләүчеләргә район җитәкчелеге һәрвакыт ярдәм итү җаен таба.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев